Смәел авылында яшәүче, үзенең игелекле гамәлләре, һәрнәрсәгә гадел карашы белән тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын яулаган кодабыз ФӘНИС ВАСИЛ улы ӘХМӘДИЕВ шушы көннәрдә истәлекле гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилей таңын каршылады.
Хөрмәтле кодабыз! Сине күркәм туган көнең белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, кылган игелекләреңнең әҗер-савабын күреп яшәвеңне телибез. Кодагыебыз Венера белән тигезлектә, муллыкта, газиз балаларыгызның хөрмәтен тоеп, яраткан оныкларыгызның шат авазларына сөенеп, бергә-бергә озак гомер итәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Үзегезнең үрнәгегездә тәрбияләп үстергән, һәрчак мөлаем йөз, тәмле сүз белән яшәешебезне ямьләп торучы кызыгыз-безнең яраткан киленебез өчен рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Иң изге теләкләр белән кодаң Юныс, кодагыең Роза.
Фото: http://www.moscvettorg.ru/collection/bukety/product/anzhelika-markiza-angelov