Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Котлыйбыз! Бүген уллар — ир балалар көне!

Ел саен 22 ноябрьдә бөтен дөньяда гаилә бәйрәме – уллар көне, ягъни ир балалар көне билгеләп үтелә.

Аны һәр ир-егет билгеләп үтә ала торгандыр. Чөнки һәр ир-егет кемнеңдер кадерле улы бит. Шулай ук малайлар тәрбияләп үстерүче әти-әниләр өчен дә кадерле бәйрәм бу.

Бу көнне һәркем үзенчә билгеләп үтә яки гомумән игътибарга алмый. Гадәттә, төрле интернет-чатларда уллары булган әниләргә котлаулар җибәрелә. Бу көн уллары армия сафында яки башка көч структураларында хезмәт итә торган әти-әниләр өчен бигрәк тә кадерле.

Әмма малайлары инде үскән гаиләләр өчен дә бу дата әһәмиятле. Чөнки гаиләдә нәсел дәвамчысы, варис туу элек-электән чын могҗиза һәм чын шатлык булган. Әтиләр киләчәктә дус һәм киңәшче булыр дип уллары тууын көтсәләр, әниләр үз улларының яклаучылары һәм ярдәмчеләре булыр дип өмет итә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз