Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Күпне күргән, күпне кичергән

Шушы көннәрдә Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Мөхәрләмовка 90 яшь тулды. Ветеранны тәбрикләргә район һәм җирле җитәкчеләр килде.

Габдрахман абый 11 ел инде урын өстендә ята. Сугышта алган яралар соңгы елларда үзен нык сиздерә. Үз иреге белән торып утыра, селкенә дә алмый. Бүгенге көндә ветеран оныгы Айгөл, аның ире Илгиз белән гомер кичерә. Кызы Зөлхәбирә дә гел әтисе янында. Калган балалары да гел хәлен белеп кенә тора. Тормыш иптәше Ясирә апа исә Габдрахман абыйның төп терәге.

- Бабаебыз хәрәкәтләнә алмаса да, бар нәрсәне аңлый, - ди Айгөл.
- Өлкән кеше нәни бала кебек көйсез чаклары да күп була. Читен түгелме соң?
- Юк. Бабаебыз безгә әтине алыштырган кеше. Ул безгә ятимлек ачысын татырга ирек бирмәде. Шуңа күрә без аңа гомер буе бурычлы. Без аны яратып, кадерләп тәрбиялибез. Габдрахман абыйның кияве үлгәндә оныклары 2, 4 яшьтә кала. Шул чактан ук ул аларга әти дә, бабай да була. Менә шуңа да бик хөрмәт белән тәрбиялиләр алар бабаларын. Габдрахман абый 7 яшьтә үк әтисез кала. Гаиләдә бердәнбер ир бала булганлыктан бик тиз кул арасына керергә туры килә. Чыпта суга, чабата ясый, кәрзин үрә. Шуларны Малмыж базарында сатып, тамак ялгарлык акча эшли.

- Ачтан үлмәс өчен тегермән ташындагы онны ялый идем, дип сөйли торган иде әти Арборда эшләгән еллары хакында, - дип күңел түрендәге хатирәләрен яңартты Зөлхәбирә апа. - Сугышта чакта да үлем белән көрәшкән мизгелләре шактый була.
Сугыш башланганда Габдрахманга 18 яшь була. Иң элек Суслонгер мәктәбен уза. Аннан соң Ленинград камалышына җибәрелә. Станоклы пулеметта хезмәт итә. Гел алгы сызыкларда була. Камалыш өзелгәч Габдрахманнар алга таба күчерелә. Гитлер гаскәрләре янына «тел алырга» да баралар. 14 фашистны әсирлеккә алалар, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнәләр. Чираттагы һөҗүм вакытында Габдрахман бик нык яралана. Ленинград, Вологда һәм Киров өлкәсенең Котельнич госпитальләрендә дәваланып, дүрт катлаулы операция кичерә. Тик Германия җирендә җиңү шатлыгын гына кичерү насыйп булмый. Габдрахман өенә озатыла. Култык таяк белән туган авылына кайткан Габдрахман Мөхәрләмов икенче көнне үк эш сорап район үзәгенә килә. Бик күп яралар белән кайтса да, кул кушырып утырмый. Бик күп урыннарда эшли. 64 яшенә кадәр хезмәт куя. Пенсиягә чыккач правага укый. 18 еллап машина йөртә.

Үлем белән ничә мәртәбәләр күзгә-күз очрашып та исән калган, матур тормыш төзегән Габдрахман абыйга 90 яшьлек юбилеен да каршы алу насыйп булды. Шөкер, тормыш иптәше Ясирә апа янәшәсендә, балалар, онык-оныкчыклар да әти-бабай, дип өзелеп тора. Тик яралар гына тынгылык бирми. Минут саен үзен сиздереп, искә төшереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250