Хезмәт

Күршебез РӘЙСӘ ГОСМАН кызы ӘШРӘФҖАНОВАның 1 сентябрьдә үзенә генә хас булган олуг юбилее – 80 яшь тулган көне иде

Чистай районында туып, үзенең язмышын Балтач егете белән бәйләп яшәп ятуны иң кадерле, хөрмәткә лаеклы күршебез РӘЙСӘ ГОСМАН кызы ӘШРӘФҖАНОВАның 1 сентябрьдә үзенә генә хас булган олуг юбилее - 80 яшь тулган көне иде.

Күршебез Рәйсә апа! Сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр. Син безнең өчен күршебез генә түгел, әниебез кебек якын, үзеңнең акыллы киңәшләрең, сабырлыгың, үрнәк әби булып яшәвең белән таң калдырасың. 40 ел тәрбияче булып эшләп бик күп дәрәҗәләргә ирештең. Дүрт улыңның игелекләрен күреп, һаман шулай кадер-хөрмәттә, ишек алдыбызның үрнәк әбисе булып, безнең белән бергәләп матур тыныч тормышта яшәргә язсын.
Сине хөрмәт итеп, күршең Рафис гаиләсе.
Фото: http://www.moscvettorg.ru/collection/bukety/product/buket-ameli

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: