Хезмәт

КӘҮСӘРИЯ НӘКЫЙП кызы АПАНОВАга 55 яшь

Биктәш авылында яшәүче кадерле әниебез КӘҮСӘРИЯ НӘКЫЙП кызы АПАНОВАның 9 февраль көнне 55 яшьлек юбилее. Сөйкемле, сөекле әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, чиксез куанычлар телибез. Ходай киләчәктә дә сиңа әтиебез белән тигезлектә, тынычлыкта, саулыкта безнең игелекләрне күреп, оныкларыңның шат авазларына сөенеп...

Биктәш авылында яшәүче кадерле әниебез КӘҮСӘРИЯ НӘКЫЙП кызы АПАНОВАның 9 февраль көнне 55 яшьлек юбилее. Сөйкемле, сөекле әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, чиксез куанычлар телибез. Ходай киләчәктә дә сиңа әтиебез белән тигезлектә, тынычлыкта, саулыкта безнең игелекләрне күреп, оныкларыңның шат авазларына сөенеп яшәргә насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Павел, балаларың Айрат-Зинфира, Айдар, оныкларың Айзилә, Айзат.
Биктәш авылында яшәүче кадерле апабыз КӘҮСӘРИЯ НӘКЫЙП кызы АПАНОВАга 9 февральдә 55 яшь тула.
Яраткан апабыз! Сине олы юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Гомерең озын, тормышың мул, гаиләң түгәрәк, тыныч булсын, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар сине беркайчан да ташламасын, кайгы-хәсрәт җилләре һичкайчан ишегеңне какмасын, бүгенгедәй олы җанлы, мәрхәмәтле булып кал. Җизнәбез Павел белән безнең кадерлеләребез булып, иңне-иңгә куеп, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, безгә киңәшче, терәк булып, тигез-тыныч гомер итүегезне телибез.
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле сез,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр теләп, барлык туганнар исеменнән сеңлең Зәлфия, киявең Радик.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/3803925/post163988236/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: