Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Көзләрдә дә язлар кабатлана (сәхифә)

90, 95 яшьлек күркәм юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәрдә кунакта булып кайтканнан соң, әлеге җыр сүзләренең хаклыгына тагын бер кат инанасың. Оптимистик рух, киләчәккә өмет, канәгатьлек хисе аларны гомер язларында яшәтәдер. Әнә бит юбилейлары уңаеннан Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын алгач ничек сөенә, күз яшьләре аша рәхмәт укый алар. Юбилярларны...

Гомер буе хезмәттә
Балтач бистәсендә яшәүче Наилә Шәрипҗан кызы Сабировага 9нчы июль көнне 90 яшь тулды. Юбилей уңаеннан, Наилә апада кунакта булып, озак яшәүнең серләре хакында белештек.
Юбилярның атлап түгел, йөгереп кенә йөрүен күреп гаҗәпләндек. Күз тимәсен үзенә. Килгән һәрбер кешене капка төбенә кадәр үзе чыгып каршы алды ул.
- Гомер буе тик тора белмәдем. Кулымнан бервакытта да эш төшмәде. Әле узган елга кадәр оекбашлар, шәлләр бәйләдем, - дип сөйләп китте Наилә апа.
... Наилә һәм Рәфкать Сабировлар 1962нче елда Арча районының Яңа Кенәр авылыннан Балтачка күченеп килә. Икесе дә юллар идарәсендә хезмәт куя. Тату, тигез гаиләдә ике кыз буй җитә. Бүгенге көндә Гөлфирәсе Балтачта, Гөлсинәсе Казахстанда яши.
- Бөтен тормышым Гөлфирәләр белән, - ди юбиляр. - Киявем дә бик әйбәт кеше булып чыкты. Әби генә дип тора. Ярый әле алар бар.
Тормышыннан канәгать Наилә апа. Онык-оныкчыклар сөю, балаларыннан игелек, хөрмәт күрүдән ничек канәгать булмыйсың, ди. Хөрмәт дигәннән Гөлсинәсе әле күптән түгел генә Балтачта кунакта булып киткән булган. Юбилей көнне әниләренә сюрприз ясап тагын кайтып төшкәннәр.
- Ничек кайтмыйсың, ди. Әниебезгә 90 яшь көн дә тулмый бит. Әни белән күрешү өчен юллар киртә түгел, - ди төпчек кыз.
Яшьлекләре авыр елларга туры килеп, сугыш чорында үзләрен аямый тылда көрәшкән, аннан соңгы елларда төзекләндерү эшләрендә актив катнашкан Наилә апага гел шулай камил акыл белән яшәргә насыйп булсын. Әле аның киңәшләре, ярдәме якыннарына бик кирәк, ул аларга һәрчак зур терәк.
Затлы нәселдән
Смәел авылында гомер итүче юбиляр Фатыйма Нәбиева белән очрашкач соклануыбызны яшерә алмадык. Ул зәвыклы киенү дисеңме, яхшы хәтер, матур сөйләме, үз-үзен тотышы... Һич кенә дә 90 яшьне биреп булмый. Әллә юбилярыбыз берәр затлы нәселдән микән?
Фатыйма апа тумышы белән Башкортстан ягыннан. Әнисе заманында гимназия тәмамлаган, нык нәселдән була. Әтисе Нури да гаять тә авторитетлы кеше, җир бүлеге җитәкчесе булып эшли. Урта мәктәпне тәмамлагач, Фатыйма сугышка алына. Туган ил өчен бик күп авырлыкларны җиңәргә туры килә аларга. Әмма аларның максаты дошманны җиңү, шуңа да артка юл юк.
- Башкортстан кызын язмыш җилләре Балтачка ничек алып килде соң? - дип кызыксынам юбилярдан.
- Булачак ирем белән сугышта таныштык. Язмыштыр инде. Ашар ризыгым, сулар һавам Балтачта булгандыр. Сугыштан соң Һади мине Смәелгә алып кайтты.
Үтә дә ягымлы Фатыйма Смәелдә тиз үз кешегә әйләнә. Юкса, юбилее белән котларга шулкадәр зурлап, хөрмәтләп килерләр идеме икән? Фатыйма апа лаеклы ялга кадәр эшләгән район кулланучылар җәмгыятеннән махсус туган көнгә дип алып килгән матур чәчәк бәйләме, кыйммәтле бүләкләр үзе үк күпне сөйли. Бик сөенде Фатыйма апа. Юбилей уңаеннан балаларының күңел җылысы биреп әзерләгән табын артында зур хөрмәт белән килгән кунакларга ихлас рәхмәтен белдерде.
Ул әле дә укытучы
Ор авылының иң мөхтәрәм кешесе булган Язилә Ганиева да 90 яшьлек юбилеен балалары, якыннары, дуслары янәшәсендә каршылавы белән бәхетле.
Гомер буе балаларга белем биргән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан мөгаллимә тормышта бик күп авырлыклар күрә. Кадерле ире Габдулланы, улы Зиннәтулла һәм кызы Рузиләне соңгы юлга озатып та, кайгы-хәсрәтләрдән сынмаган-сыгылмаган Язилә апа авылдашлары өчен үрнәк шәхес. Авылда беренчеләрдән булып укытучылыкка укып, тырыш хезмәт куйган кеше буларак та олы хөрмәткә лаек ул. Юбилей кичәсендә дә:
- Безнең әни барыбызны да укыткан: кода-кодагыйларны да, килен-кияүләрне дә, - дип шаярталар балалары.
- Язилә апаны һәрвакыт тыйнак, ихлас, үтә дә йомшак сүзле булганы өчен хөрмәт итәбез. Еллар үтеп, үзебез инде әби-бабай булсак та, укытучыбызның киңәшләренә мохтаҗбыз, - дип сүзгә кушыла укучысы Нурзада Сәмигуллин.
Үз балаларын гына түгел, укучыларын да тигез яраткан, тигез күргән, ә иң мөһиме аларда хөрмәт хисе уята алган ул. Шуңа да бүген аның өе бер генә минутка да кешедән өзелми. Язилә апаның өе һәрчак балалар белән тулы. Балалар дим, чөнки ул аларны үземнеке яки укучыларым дип аермый. Алар белән бергә шатлана, кайгы-хәсрәтләрен бергә уртаклашып, төпле киңәшләре белән ярдәм итә.
«Күңелемне биреп эшләдем»
- Рәхмәт сезгә, мине зурлап, онытмыйча килгәнегез өчен. Хәерле гомерләр насыйп булсын үзегезгә, - дип каршылады Мәсхүдә апа.
95 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләргә килгән кунакларны шулай каршылавы иде. Чиксез сөенечтән хәтта күзләре дә яшьләнде. Бүләкләрнең күплегенә, үзенә булган игътибарга сөенде.
... Мәсхүдә апаның әтисе бик иртә үлеп китә. Үги әти белән тормышлар бик авыр була. Мәсхүдә яратып йөргән егете Хафизга 18 яшендә үк кияүгә чыга. Хафиз Шакиров Салавычның уңган-булган егетләренең берсе була, бригадир булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Мәсхүдә апа да төшеп калганнардан булмый. Нинди генә эшкә кушсалар да җиң сызганып эшли торган була ул. Урман да кисә, фермасында да эшли. Үзе теләп атлар карарга алына.
- Бик яратып карадым атларымны. Күңелемне биреп эшләдем, - ди юбиляр. Тик ни кызганыч, Шакировларның балалары булмый. Хафиз абый 1974нче елда гүр иясе була.
- Хафиз үлгәч тә гомер иткән нигеземне калдырып китмәдем. Шушында яшәп калдым. Ни генә дисәң дә, хәләл көчем кергән, яшьлегем үткән нигез бит, - ди Мәсхүдә апа.
Бүген исә юбиляр туганнары тәрбиясендә яши. Рафаэль белән Сәвия, аларның уллары Рузил бик хөрмәтләп яшиләр үзен. Юбиляр үзе дә:
- Ярый әле алар бар. Рәхмәтләремнең иң олысы аларга. Ходай сәламәтлектән, тигезлектән аермасын үзләрен, - дип тели.
Сәхифәне Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250