Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Лаеклы дәвам

- Фәритең юк мени быел? - Хайван врачына укырга институтка керде. - Синең юлдан китмәгән икән алайса. - Авыл җирендә врачы да бик кирәк аның. Менә монысын техника күрсә аерып алып булмый, - дип үзе белән килгән икенче улы Фидаилнең җилкәсеннән кагып куйды.

Хәзерге «Сорнай» хуҗалыгының машина-трактор паркындагы шушындыйрак сөйләшүдән соң Фидаил ике сезон әтисе Мәгъфүр Гарәфетдинов комбайнында ярдәмче булып эшләде. Инде ул вакытта ук «Почет билгесе» ордены, «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале кавалеры булган, «Бишьеллык ударнигы», «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре белән бүләкләнгән Мәгъфүр ага эштә бик таләпчән, җитди кеше була. Үз малае дип тормый, Фидаилгә комбайнчы ярдәмчесе эшләргә тиешле һәр эшне җелегенә җиткереп башкарырга таләп итә. Эштән өйгә кайткач та әтисе гаражга тимер-томыр арасына алып чыга аны. Комбайнның аерым частьларын үзләре төзәтеп, запас әзерләп куялар. Кечкенәдән техника янында булган, хуҗалыкның механизаторлары белән аралашкан егеткә Ка-зан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлап кайткач шушында ук эшли башлавы авыр булмый. Чөнки барысы да таныш, хуҗалыктагы авыл хуҗалыгы машиналарының әйбәт эшләве өчен бергә кайгыртып йөргән кешеләр. Ул инженер-механик булып кайтканда мастерской мөдире булган Наил Гыйльметдинов (әтисенең бертуган энесе, көзен ул да комбайнга утыра, бер басуда янәшә, ярдәмләшеп эшли иделәр), баш инженер Наил Габдрахманов та чит кеше түгел, эшнең асылына төшенергә нык ярдәм итәләр. Тырышып, җиң сызганып эшли башлаган белгечкә ул чактагы колхоз рәисе Хәкимулла Сибәгатуллин да игътибар итә. Әтисе Мәгъфүр кебек хезмәт юлын тимер-томыр арасында үтәргә ниятләвен сизенә. Һәм ике ел сынагач, 1988нче елда Фидаил Гарәфетдиновны авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер итеп билгели.
Фидаилгә эшкә йөрергә әтисенә район комбайнчылары арасында беренче урынга чыккан өчен бирелгән «Урал» мотоциклы бик кулай була. Аннан, шулай ук ярышта җиңүче буларак бирелгән «Москвич» машинасын да эш өчен улына бирә әти кеше. Бераздан басу юлларында йөрергә кыен дип, аны сатып «ЛУАЗ» машинасы алалар. Әнә шулай эштә иң беренче чиратта әтисенең ярдәме, киңәше нык ярдәм итә яшь белгечкә. Ул чактагы механизаторлар Наил Зарипов, Нургаян Сөнгатуллин (икесе дә мәрхүм инде), Тәлгать Әскәров һәм башкалар Мәгъфүр Гарәфетдиновның абруен, эшлеклелеген тойган хәлдә, аның улына да хөрмәт белән, ышаныч белән карыйлар. Моны идарәдәгеләр дә сизә, билгеле. Һәм Фидаил 1994нче елда җәмгыять җитәкчесенең терлек азыклары җитештерү буенча ярдәмчесе итеп билгеләнә. Бу эштә алар баш агроном Фәрит Мөхәммәтҗанов белән бергә басуларга бик күп яңалыклар кертәләр, интернеттан, төрле семинарларда күргән яңа техникаларны игътибарсыз калдырмыйлар, аны өйрәнеп, бүген басулар өчен нәтиҗәле дип тапканын кайтартуга ирешәләр.
- Элек 30дан артык комбайн ремонтлый идек. Хәзер басудагы барлык уңышны биш комбайн җыеп ала, - ди Фидаил. Чәчкечләр, җир эшкәртү агрегатлары белән дә шул хәл. Узган ел аңа тагын да зуррак ышаныч күрсәтеп хуҗалыкның баш инженеры постын биргәннәр. Хуҗалыкта узган ел да, быел да кыр эшләре вакытында һәм сыйфатлы үткәрелгән икән, бу инде инженерның да оештыру осталыгы, вазыйфасын җаваплы карап үтәве нәтиҗәсе. Фидаил үзе механизаторларны, мастерскойда эшләүче ремонтчыларны мактый. Токарьлар Сергей Петров, Рафис Гарипов, эретеп-ябыштыручы Владимир Антонов, Тәлгать Хәбибуллин, тимерче Николай Петров, слесарьлар Александр Силютин, Анатолий Иванов, Әхәт Мөхәммәтшин, Илдус Сабиров, Рәис Гыйльметдинов, Фарук Бәдыгиев, комбайнда эшләүче Николай Федотов, Вячеслав Артемьев һәм башкаларны эшендә ышанычлы ярдәмчеләре дип мактый.
- Фидаил белән бер-беребезне бер сүздән аңлап, килешеп эшлибез, - ди хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов. Һәм бу «Сорнай»ның игенчелектәге уңышларында да чагыла. Алай гына да түгел, бу ике баш белгеч хуҗалыкны спорт өлкәсендә дә район күләмендә танытуга зур өлеш керттеләр. Алар оештырган хоккей командасы районкүләм ярышларда гел призлы урыннарны яулап килә. Балтачта кул көрәше хәрәкәтенең җәелеп китүендә дә өлешләре бар. Әтиләреннән күреп Фидаилнең малайлары да спорт белән даими шөгыльләнәләр. Үзләре укыган гимназия исеменнән ярышларда катнашып, Илнар да, Булат та күп призлар алган. Әнә шундый ирнең хатыны, малайларның әниләре булуы белән бик бәхетле Диләрә.
Хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы, оста тимерче, алда әйтелгәннән тыш, тагын «Халыклар дуслыгы» ордены белән дә бүләкләнгән Мәгъфүр Гарәфетдиновны рәхимсез авыру арабыздан вакытсызрак алып китте, пенсиягә чыккач әз генә яшәп калды. Әмма ул үзенә лаеклы алмаш калдыруы белән мәңгелектә тыныч ята. Төпчек малае Фәнис тә үз юлын тапты, «Стройметиз»да абруйлы хезмәткәр. Мәгъфүр аганың тормыш иптәше, 30 елдан артык тәрбияче булып эшләгән, хәзер дин юлында булган Балтач абыстайларының берсе Фирдәүсә ханым боларның барысы өчен дә «Аллаһыма мең рәхмәт», ди.
Рәсемдә: Фидаил менә шундый тигез, матур гаиләсе белән бәхетле һәм шуңа күрә тормышы да көйле бара.
15нче декабрьдә «Сорнай» җәмгыятенең баш инженеры, Балтачта яшәүче ФИДАИЛ МӘГЪФҮР улы ГАРӘФЕТДИНОВка 50 яшь тула.
Институт тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайткач, ул 1986нчы елдан бу көнгә кадәр безнең белән. Үзен сәләтле, намуслы, таләпчән белгеч итеп күрсәтте. Фидаил эшендә эзлекле, максатчан һәм үз дигәненә ирешмичә калмый. Ул үзенең белемен, осталыгын елдан-ел камилләштерә барып, килеп туган хәлне вакытында хәл итәрлек тәҗрибәле белгеч. Югары культуралы, аралашучан, башкалар белән киңәшеп, аңлашып эшләүче коллегабыз¬ның коллективта абруе зур. Бүген аны бөтен коллектив белән чын күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз, аңа киләчәктә дә хезмәтендә зур уңышлар, гаилә бөтенлеге, сәламәтлек һәм бәхетле гомер телибез.
«Сорнай» хуҗалыгы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250