Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Ландыш Камалетдинова: Дуслар алар иң зур байлык

Аллаһ биргән иң зур байлык, һичшиксез, әти-әни һәм туганнар. Ләкин кайчак кан туган булмаган, әмма тормыш юлында очраган туганга әйләнгән кешеләр дә була.

Әйе, минем дә шундый кешем бар, ул дустым Гөлнур Шәрипова. Гөлнур Бөрбаш Сәрдегәне авылы кызы. Хәзерге көндә Казан Федераль университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Без инде аның белән икенче елын бер коллективта - Татарстан Республикасының милли китапханәсендә эшлибез.

Гөлнур белән таныш булуыма мин чиксез шат. Чөнки аның кебекләр бу дөньяда бик аз: һәркемгә киңәшләре белән ярдәм итәргә тырыша, тормышта нинди генә хәлләр булмасын ул боекмый, аның күңелендә гел яхшылык кына һәм әлбәттә инде бик-бик чибәр, күркәм татар кызы ул Гөлнур!


Әтисе Илнур абый белән әнисе Гөлниса апага шундый кыз тәрбияләп үстергән өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Аның белән аралашып шуны аңладым: Гөлнур өчен туганнары һәм якыннарыннан кадерлерәк кеше юк. Авылыннан ерак булса да, ул бер мизгел дә әти-әнисен, әбисен, сеңелкәше белән энекәшен хәтереннән чыгармый.


2 октябрьдә дустымнын туган көне. Гөлнур, сине чын йөорәктән бәйрәмең белән котлыйм! Сиңа нык сәламәтлек, мәхәббәт телим. Бөтен теләкләрең чынга ашсын, синең өчен бәхет булып саналган һәркем һәм һәрнәрсә гел яныңда булсын.


Гөлнур бик талантлы һәм тыйнак кыз. Ул иҗат иткән шигырьләрне сезнең игътибарга тәкдим итәбез.

Иләсләнеп юлдан атлап барам
Барам әле, барыр юлым бар.
Узган еллар төсен сызгаларга,
Бозгаларга ярый каләм бар.

Ярый әле бу дөньяның йөзен
Күрер өчен күңел күзем бар.
Чәчкәләрнең хуш исләрен тоям...
Юк ла, юллар гына миңа тар!

Күк гөмбәзе илтсен чиксезлеккә
Уйларым бит канат куйганнар.
"Җилләр салкынлыгы йомшарта ул,
Йөрәк көчен ала," - дигәннәр
Ялгышкансыз, димәк юлыгыздан
Чын терәкләр - дуслар киткәннәр!

Кыр уртасын ялгыз гына саклап,
Карап торган көчле имән дә
Җил-давылдан шартлап сынмас иде
Башкалары булса тирәдә.

Елга корый, әгәр аңа һәрчак
Чишмәләре суын коймаса.
Мин кем булыр идем икән, Ходам,
Чын дусларым янда булмаса?!

Өметсезлек тулган көндә якты,
Җылы нурын салыр күңелгә.
"Әйдә, сөйлә, бергә күңеллерәк,
Төннәр озын...калыйк күмергә!"

Үткен, төртке сүзләр дә бит
Үреләдер ныклы киңәшкә.
Иңне иңгә салыр кешеләрең
Булмасалар...нигә яшәргә?!

Бу юлларым, белмим, мәзәк булыр,
Кемгә аталганнар - аңларлар.
Шундук укып, " Һей, тилемсә тагын
Хыялланган," - диеп көлерләр.

Көлегез сез, бары көлегез сез!
Күз яшьләре битне юмасын!
Яшәргә рух биргән дусларымның
Үтәр юлы бозлы булмасын!
Сезле тормыш бүләк иткән Аллам,
Сезне миннән тартып алмасын!

(09.09.2015)

Исәнмесез, ә мин - билгесезлек,
Салыйм берегезне утларга.
Миндә янганнарның күңелләре
Охшап кала ташлы тауларга.

Исәнмесез, ә мин - "яңа хисләр",
Янмасам да, әмма күмер мин...
Төннәрендә йокысызлык белән,
Ә көндезен моңга күмермен.

Ә мин - сагыш, иң ачысы булам,
Борчуларым белән кайнаткан.
Болытлы күк, тоташ яңгыр белән
Бик күпләрнең күңлен кайтарган.

Саләм миннән, чиксез ышанычтан
Йөрәгеңне синең ачтырган.
Ә соңыннан җил-давылга сойләп
Күз яшьләре белән ачыткан...

Кызу канлы сабырсызлык та бит
Читтә кала алмый, беләсез.
Ашык-пошык зур адымнар белән
Зур газапка безне төрәсез.

Хыялыйлык - иң зур хата икән,
Бик еракка, күккә очырган.
Вакыт үтеп ихлас хисләреңне
Таш астына синең качырган.
Шул ташлардан зур тау ясаган...

(31.07.2015)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250