Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ЛАНДЫШ НУРУЛЛА кызы ГАБДРАХМАНОВАның юбилее

Балтач авыл җирлегендә яшәүче әниебез ЛАНДЫШ НУРУЛЛА кызы ГАБДРАХМАНОВАның 24 февральдә олы юбилее.

Кадерлебез! Сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.Сиңа сәламәтлек, тыныч, озын гомер телибез. Көчле рухлы, кешелекле,юмарт һәм ярдәмчел булганың өчен без сине яратабыз. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның хөрмәтенә күмелеп, әтиебез белән бергә озак яшә!
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Яхшы кеше итеп үстердең.
Үрнәк булып тормыш юлыбызда
Яшәү өчен безгә көч бирдең!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Шатлык, бәхет, саулык, тынычлык,
Лаеклы син кадер-хөрмәткә!!!
Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлсинә, Гөлмирә, оныкларың һәм тормыш иптәшең Кәбир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250