Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ӘЛФИЯ һәм ФАИЛ ГАБДРАХМАНОВЛАРның гомер итүләренә 40 ел

Балтачта яшәүче ӘЛФИЯ һәм ФАИЛ ГАБДРАХМАНОВЛАРның гомер итүләренә 40 ел.

Кадерлеләребез! Сезне истәлекле гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә булган хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Сез иңне-иңгә куеп, шатлык-борчуларны бергә җиңеп, дус-туганга мәрхәмәтле, без - балаларыгызга һәрчак терәк һәм үрнәк пар булып гомер итәсез. Нинди генә очракта да көчле рухлы, сабыр булып кала белдегез.
Әти-әни! Сезгә алсу таңнар тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, чикләнмәгән бәхет-шатлыклар алып килсен. Алтын туегызга кадәр парлашып, тигезлектә яшәгез.

Иң изге теләкләр белән әбиебез Сәйдәбану, балаларыгыз Илнур-Тәнзилә, Гөлнур-Марат, Алмаз-Сания, Гөлназ, оныкларыгыз, кода-кодагыйларыгыз һәм туганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250