Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әлфия Равил кызы Әгълиуллина 55 яшьлек гомер таңын каршылый.

Әлфия Равилевна, Әлфия Равилевна! Сабыйлар күңелендәге ихласлылык, самимилек, ярату хисе белән сугарылган мондый ягымлы итеп эндәшүне тәрбияче Әлфия ханым көнгә ничә мәртәбә ишетә икән?!

Менә кырык елга якын инде ул рәхимлелек, риясызлык тулы, әкиятләргә тиң сихри дөньяда яши. һәркөнне әти-әниләр аңарга балаларын ышанып тапшыра, тыныч күңел белән көннәрен уздыра, кичен шат йөз белән килеп ала, рәхмәтен әйтеп кайтып китә. Балтач бистәсендәге "Карлыгач" балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе ул. Хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу - шушы бер эш урыны. Югыйсә, яшь чагында кыз юрист булырга хыялланган иде. Тик язмыш аны Казанның тәрбиячеләр хәзерли торган училищега алып килә. Әгәр хыялын тормышка ашыра калса, аңардан менә дигән хокук белгече чыгар һәм ул үзенең изге күңеле, гадел, ышанычлы, рәхимле булуы белән бик күп җәбер күрүчеләрне яклый алыр иде. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа тагын да изге һөнәр сайларга ярдәм иткән - сабыйларга күңел җылыңны өләшүдән, аларга ярдәм итүдән дә рәхимлерәк, игелеклерәк тагын нинди һөнәр бар икән?!
Әти-әниләр Әлфия Равилевнаны рус телен яхшы белә, балаларыбызга да өйрәтә, дип мактыйлар. Урысча да яхшы бел, татарча да яхшы бел, дигәнне истә тотсак, әти-әниләр өчен моның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлау кыен түгел. Калада, урыслар арасында яшәп-үсеп кайткан кыз шул ул. Әтисе - Равил абый Сабирҗанов Салавыч авылы егете, Яңгул кызы Мәдинә белән кавышалар Әнкәйләрнең бөеклеген Яши-яши аңлыйсыңда, Кемеров өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендәге шахтага эшкә китәләр. Кызлары Әлфия дә биредә туа. Аннан кире туган якларына кайталар, ул чакта инде кызның 8нче сыйныфта укыган чагы була. Тора-бара кызчык та чибәр туташка әверелә, Балтач егете Альбертка кияүгә чыга. Дөньяларны ямьгә күмеп, ике кызлары, бер уллары туа. Хәзер инде алар зурлар, үзләренең тормышлары бар - уллары Рамил районда полиция бүлегендә эшли, кызлары Зөлфия социаль яклау бүлегендә, Гөлназы музыка мәктәбендә хезмәт куя. Әлфия апа да көннәр буе бакча балаларын кочагында йөртсә, кичен өйдә оныкларын сөя.

Гомерләр узган, Әлфия апага да 55 яшь тулган. Ничек кадерлиләр аны балалары, кызы Зөлфия беркөн редакциягә килеп әнисе хакында ихлас сүзләрен, теләкләрен белдерде: "Килене-кияүләре, барыбыз бергә җыелып сөйләштек тә, әниебезгә оригиналь бүләк булсын әле дип, район газетасына бер җылы язма бирәсебез килде . Әниебез "Хезмәт"не яратып укый, күркәм шәхесләр турында язылган мәкаләләргә аеруча игътибарлы.

Әниебезнең безгә кылган яхшылыгын әйтеп бетергесез, гади генә хезмәт ияләре булса да, әтиебез белән бергә безне укыттылар, олы тормыш юлына фатиха бирделәр, әле дә булса ярдәмнәреннән ташламыйлар, безнең янәшәдә бер сулышта, бер фикердә яшиләр. Рәхмәт сиңа, әнием, безне шундый ипле, акыллы, горурланырлык әтиле иткән өчен! Рәхмәт сиңа киленебезне, кияүләреңне үз балаларыңдай якын күргән өчен. Көн тудымы, син булганга куанабыз, сиңа чиксез озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, бәхетшатлыкның иң олысын, күңел җылысы, тән сихәтлеге, балаларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә бәхетле парлар булып яшәвеңне телибез. Гомерең буе рәхәт яшә, әни!"

Язманы Зөлфия ШАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250