Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

МАРАТ ШАМИЛ улы ШӘРИПОВны 10 мартта 50 яшьлек юбилее

ЮгарыШубан авылында яшәүче хөрмәтле кешебез МАРАТ ШАМИЛ улы ШӘРИПОВны 10 мартта булачак 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

Озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шундый көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшең Фәридә белән тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын. Безгә кылган изгелекләрең йөзе-меңе белән үзеңә әйләнеп кайтсыннар. Синдәй туганыбыз булу белән без бик бәхетле.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең - бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Туганнарың барын онытма.
Иң изге теләкләр белән әниең, гаиләң һәм туганнарың.
Фото:http://krasota-cvetov.ru/den-rozhdenija.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250