Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Мелиораторчыларның һөнәри бәйрәме

Җир-суларның байлыкларыннан нәтиҗәле куллану юнәлешендә уңышлы эшләп килүче мелиораторчылар июнь аеның беренче ялында үзләренең һөнәри бәйрәмен каршылыйлар.

Әлеге һөнәр ияләренең эшчәнлеге авыл хуҗалыгы өчен туфрак сыйфатын тәэ-мин итү, аның су, һава, җылылык һәм туклану режимы мониторингын күзәтү кебек бурычларны үз эченә ала. Аграр тармакның ни дәрәҗәдә уңыш¬лы үсеше әлеге һөнәр ияләренә дә бәйле. Югары уңыш алуда, илнең җир фондын нәти-җәле файдалануда, терлекчелек өчен ныклы азык базасы туплауда мелиоратор¬чыларның хез¬мәте бик мөһим.
Чишмәләр, ял итү парклары, плотиналар төзү, сугару системаларын эшләтеп җибәрү, сазлыкларны киптерү, үләт базлары төзү һәм башка күп кенә эшләрне уңышлы башкарып чыгучы “Мелиоратор” җәмгыяте хезмәткәрләрен ихластан һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Эшләрендә зурдан-зур уңышлар, иминлек, гаиләләренә бөтенлек һәм тигезлек, бәхет-шатлыклар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз

2
X