Хезмәт

Мөхтәрәм шәхес, райондашыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшинның бүген туган көне

Шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы китаплар авторы, заманында бик күп балаларга белем биргән мөгаллим, район җитәкчелегенең югары урыннарында эшләгән, Балтач районы энциклопедиясен нәшер иткән, иҗатта камиллеккә ирешүдә үз-үзен аямас мөхтәрәм шәхес, Балтач бистәсендә яшәүче райондашыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшинның 12 октябрь көнне туган көне.

1941 елда дөньяга килгән сугыш чоры баласының сикәлтәле тормыш юлы узып, фидакарь хезмәте белән бүгенге иҗади бөеклекләргә ирешүе аңа карата хөрмәт, олылау хисләрен арттыра. Ул чын мәгънәсендә иҗат кешесе, гашыйк тормышка, табигатькә. Фәлсәфәгә хирыс. Дөреслеккә, гаделсезлеккә карата үз фикере, үтемле сүзе, фани дөньяга гыйльми карашы бар. Татар халкының легендар моңына әверелгән "Керим әле урманнарга" җырының авторы да ул. Төрек һәм немец язучы-шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итә, төрекчәдән "Газаплы күченү" романы, "Утыз рамазан вәгазе", "Пәйгамбәребез сөннәтендә тәрбия" китаплары аның иҗат җимеше. Район, авыллар тарихын барлау, туплау юнәлешендә тыйнык кына, сабыр гына эшчәнлеге янә бер күркәм сыйфатларыннан берсе.

Хөрмәтле Гарифҗан Садыйкович! Туган көнегез котлы булсын, ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куаныч, гаилә тигезлеге, рухи байлык телибез Сезгә. Иҗатыгыз саекмасын, беркайчан да күңелегез боекмасын.

Истәлекле гомер бәйрәме уңаеннан, укучыларыбыз игътибарына шагыйрьнең робагыйларын тәкъдим итәбез. Нәкъ менә әлеге шигъри алым Гарифҗан Мөхәммәтшинга уңыш алып килде, "Робагыйлар бакчасы" исемле шигырьләр җыентыгы өчен ул 2008 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия белән бүләкләнде.
Кояш чыга көн дэ саен иртән... (Робагыйлар)
* * *
Без һаман да эле дошман эзлибез -
Шикле карап, бер-беребезне күзлибез,
Бар өметләр киләчәккә төбәлгән,
Үткән белән тик араны өзмибез...
* * *
Әэҗүҗ-мәэҗүҗ басып алды дөньяны -
Уй-хәсрәтсез икән бүген кем җаны...
Бертуктаусыз низаг, сугыш, ызгыштан
Сүнә икән хәтта җанда ил гаме.
* * *
Ялган менсә, алдау менсә мөнбәргә
Сулау өчен һава бетә меңнәргә -
Бу ил бүген тынчулыктан тыны беткән,
Давыл көтеп, тынып калган бер мәлдә.
* * *
Бере-берен кайнар утта пешереп
Маймыллыкка кайта бара кешелек.
Кешелеккә кабат кайта алырмы ул?
Монысына булмый әле төшенеп.
* * *
Үзе белән һәркемнең үз Мәүләсе -
Мавзолейда һаман Ленин гәүдәсе,
Коммунизмның кояшы сүрелсә дә,
Рәсәй буйлап йөри кара шәүләсе.
* * *
Нәрсә булды сиңа, нәрсә булды, авыл,
Урамыңда ишетелми бала-чага шавы,
Өсләреңнән кабат үтте мәллә таптап
Күзләрен кан баскан Явыз Иван явы?..
* * *
һәркемдә дә була бит ул акыл,
Кемдә мулдан, кемдә әз-мәз, такыл,
Такыл акыллылар менә хакимлеккә,
Мулрак акыллылар була тоткын, я кол.
* * *
Тезләнгәндә уйлап тезлән - кирәкме?
Бер тезләнгәч тормаганнар сирәкме?!
Туры атлап үтү кирәк тормыш юлын
Яшен сугып туктатканчы йөрәкне.
* * *
Сүнми кояш күкне болыт каплап кына,
Мантымассың дөньяга үч саклап кына,
Бар дөньяны гаеп итеп, үзен аклап
Үз-үзенә ләззәт таба ахмак кына.
* * *
Көн дә саен арта бара «акыллылар»,
Искә-аңга килмәгәнне такылдыйлар,
Язгы таңда йокы бирми, туйлар ясап
Бакылдашкан бакалар күк бакылдыйлар.
* * *
Нигә кеше эзли икән гел хакны?
Хаклык белән тапкан икмәк ник татлы?
Тик бу илдә хаклык эзләп йөреп кенә
Икмәк-тозга туюларың бик шартлы...
* * *
һәр түрәнең була ул үз өрәге -
Артында бар чөнки ныклы терәге,
Болай гына әйтүем лә, бүген инде
Түрәләрнең кемгә бар соң кирәге...
* * *
Түрәләргә рәхәт яшәү кайда да
(Юккамыни, аю хуҗа тайгада!),
Артыннан да этүчеләр кирәк түгел,
Җиңел генә менә ала айга да.
* * *
Бу дөньяда дуңгызның да саны бар,
Көзләр җиткәч чебешне дә саныйлар,
Ә кешене погон таккан җанкисәрләр
Пушка ите диеп кенә таныйлар...
* * *
Диңгезләрнең, күрдем, иңен-буен беләм,
Тормыш диңгез, аны кичү кыен, беләм,
Кичаласың киерелеп йөзсәң генә,
Мавыкмасаң юк-бар белән, уен белән...
* * *
Ялгышулар була алмый язмыштан,
Ялгышулар килеп чыга азмыштан -
Ялтыравык ямьнәренә бу хаятнең
Күзен төшеп, акылыңнан базмыштан...
* * *
Тәүгеләргә булмый юлның такыры,
Эзләүчегә юк юлларның ахыры -
Гомер буе юлда булыр егетләрнең
Зур бәхеткә лаек булган батыры.
* * *
Бу яшәеш бер болганчык базар икән -
Читтә торсын мең бизәкле мозаикаң,
Барын ташлап җир читенә качар идең,
Качып булмый Аллаһ шулай язган икән...
* * *
Кеше бүген ялгыз меңнәр арасында,
Беркем белми үзенең кая барасын да,
Барысы да кыйбласыз бер хәрәкәттә,
Хәрәкәте түгел ләкин бәрәкәткә...
* * *
Гомер үтте - үпкәләргә елларгамы,
Әллә инде утырып бер еларгамы?
Гомер үтте - артта берни эзе юк,
Аллаһымнан яңа гомер сораргамы?!
* * *
Бер карыйсың, әлләничек уйландыра,
Әйтерсең лә, яшәү тоташ уйдан тора,
Өйдән чыксам, ыгы-зыгы, узыш-чабыш,
Юк ла, яшәү берөзлексез туйдан тора...
* * *
Бу дөньяда бары да кыска гомерле,
Күр син әнә учактагы күмерне -
Әле генә ялкынланып яна иде,
Күз алдында пыскый-пыскый сүрелде...
* * *
Ыслый-ыслый син мине гел котырттың.
Йөрәгемә шик-шөбһәле ут төрттең -
Синең кебек әверелмим шайтанга дип
Бакчама чыгып бер чәчәк утырттым.
* * *
Бу башымнан үтте бик күп кыраулар -
Чәчләремнең агаруы шулардай...
И Гарифҗан, инде хәзер нинди файда
Чәчең нигә агаруын юраудан?!
* * *
Күп яшәдем ахры инде дөньяда,
Туйды ахры инде миннән дөнья да.
Алай дисәң, дөнья иске искесен дә,
Туып килгән кояшлы көн өр-яңа!
* * *
Картаюлар шул буладыр, күрәсең,
Төшләреңдә әлләниләр күрәсең,
Начар төшләр кермәсен, дип кичләрен
Кат-кат укып ятам «Әлхәм» сүрәсен...
* * *
Үтте гомер, уңга-сулга карамадым,
Золым белән ерак булды араларым,
Илдә инде башка җилләр исә бүген -
Коллары без шул имансыз замананың.
* * *
Күрәсең, бу бер уртакул түрәдер,
Бик биектәгеләрне тик күрәдер,
Түбәннәргә өстән карап, бәйдәге
Усал эт күк котырынып өрәдер.
* * *
Картайгач та яшәүләрнең мәгънәсе бар
(Өлкәннәрнең сынау узган кәгъбәсе бар!),
Аллаһының үз кәгъбәсе булганнарны
Җәннәтенә кертәм, дигән вәгъдәсе бар!
* * *
Бар әле, бар шашып дөнья куасы -
Бар бит әле оныкчыклар туасы,
Уйланам да, барысына әзер мин, дим,
Җитәр микән тик йөрәкнең күәсе?..
* * *
Кайчакларда карыйм көзгегә мин,
Уфтанма ла, эле көз генә, дим,
Көзнең була алтын чаклары да,
Алтын көзең җитәр, түз генә, дим.
* * *
Сөбханаллаһ, күз тимәсен, күр син ә,
Нинди кызлар үсеп килә күршедә -
Илле ел гомерне иңнән алып ташлап,
Гашыйк булыйм мәллә, димен берсенә!
* * *
Булды еллар ут булмаган учакта,
Җылы таптык бер-беребезнең кочакта,
Бүген инде утлар сүнми учакларда,
Әмма күңел тарта кайчак шул чакка...
* * *
Керфекләрең чәчләремне тарасын,
Кояш булып балкып торсын карашың,
Тик мәхәббәт назы гына якынайта
Өзелеп сөйгән гашыйкларның арасын.
* * *
Була үтә яраттырган чакларың,
Бик яратып карап торган чакларың,
Бу арада әлләнигә бик ешайды
Шикле итеп тамак кырган чакларың...
* * *
Кабызыйм, дип җаныңда наз учагын
Чәчәк ташыдым тутырып кочагым,
Салкын җанга булмый икән ут кабызып,
Барысы да әрәм ките, пычагым...
* * *
Әллә нинди хәйлә-тозак корсаң да,
Йөрәкләрне бер-берсенә орсаң да,
Бозлы җанны булмый икән эретеп
Йөрәгенә утлар ягып торсаң да...
* * *
Минем кебек януларга кемнәр чыдар -
Күлгә чумсам, күлнең суы кайнап чыгар,
Ә югыйсә араларда киртә дә юк -
Гомер үткән, син дә сыңар, мин дә сыңар.
* * *
Фани дөнья инде күпме көйдерде,
Күзләремә бишле күзлек кидерде,
Шушы күзлек аша карап бу дөньяга
Җаным сине таный алмый тилмерде.
* * *
Саргаюым түгел көзләр җиткәннән,
Саргаюым хәсрәт-сагыш чиккәннән,
Бүген инде нинди файда синең алда
Сине өзелеп сөю серен чишкәннән...
* * *
Аллаһ җирдә һәркемгә дә ризык биргән,
Яшәү дигән тылсымлы бер кызык биргән,
Җир йөзендә яшәүләрнең ләззәтләрен
Акыллыга чикли торган сызык биргән.
* * *
Үпкәләмим, сәйләсәгез картайган,дип,
Акылы да инде бераз «янтайган», дип,
Сөйләмәгез генә берүк пышылдашып
Бу карт инде тузган, диеп, муртайган дип..
* * *
Гомер үтеп, яшең җиткәч туксанга,
Газраил аягын куйгач тупсаңа,
Мин бәхетле диеп әйталмассың
Бәхет кошын лотерейга отсаң да.
* * *
- Аллаһ безнең гозерләрне ишеткән!
- Сине миңа, мине сиңа иш иткән...
- Әңгәмәбез шул урында өзелде -
- Уклау тотып хатын керде ишектән...
* * *
Күзләремне алалмадым сыныңнан,
Үрсәләнеп рәнҗеп йөрдем соңыннан -
Я, Аллаһым, шундый зифа, гүзәл затны
Ник ят итеп кылдың миндәй колыңнан?!
* * *
Кояш чыга көн дә саен иртән,
Былбыл сибә дәртле җырын күктән,
Таң җилләре сыйпап үтә биттән
Бәхет өчен нәрсә җитми бүтән!


Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: