Хезмәт

Мәктәбебез директоры ФӘРТ ГАЗЫЙМОВИЧ 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Шушы көннәрдә мәктәбебез директоры ФӘРТ ГАЗЫЙМОВИЧ 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Фәрт Газыймович! Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Гомерегезнең иң көчле елларын, куәтегезне кешеләр, балалар бәхете өчен биргән шәхес Сез. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, сабыр холыклы һәм мәрхәмәтле, киң күңелле һәм ачык йөзле, олы йөрәкле булганыгыз өчен Сезне хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Абруйлы җитәкче, оста оештыручы булуыгызның күрсәткече - мәктәп коллективы ирешкән уңышлар. Киләчәк тормышыгыз муллыкта, бәхеткә уралып, һәр яңа көнгә сөенеп үтсен!
Хезмәткәрләр күңелендә аңа
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре.
Гомеренең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләре.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә
Картаерга бердә ашыкма!
Норма урта мәктәбе коллективы.
Фото: http://cvetigift.hop.ru/bukety-cvety-v-noginske.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: