Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

МӨНИРӘ ГАЯЗОВАның 3 ноябрь көнне олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.

Көзнең матур бер мизгелендә безнең кадерле әниебез, Чапшар авылында яшәүче МӨНИРӘ ГАЯЗОВАның 3 ноябрь көнне олы бәйрәме - 80 яшьлек юбилее.

Кадерле, сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы. борчу-мәшәкатьсез имин көннәр насыйп итсен. Газиз балаларыңның игелекләрен күреп, онык-оныкчыкларыңа сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез.
Әнкәебез, күз нурыбыз! Бүген сиңа 80 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман да әле япь-яшь. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, йөзеңдәге җыерчыкларың. йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк һәм кирәк булып, туган йортыбызның җылысын саклап яшәсәң иде.
Бүген бу тормышта үз урыныбызны табып, матур гаиләләр корып яшибез икән, бу әниебез - синең педагогик тәрбияң. Син - көчле рухлы, тырыш, эшчән, туры сүзле булдың. Тормыш юлыңда нинди генә каршылыклар очраса да, сынмадың, сыгылмадың. Безне дә язмышның аяусыз җилләренә бирешмичә, авырлыклар алдында югалып калмыйча, туры юлдан атларга, эш сөяргә, гадел булырга өйрәттең.
Инде үсеп җитеп, үз тормышыбызны корып, әти-әни булгач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Бу тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына арыныр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен синең яныңа җыелабыз. Син безнең тормыш маягыбыз, яшәргә көч бирүче, дөрес юл күрсәтүче якты йолдызыбыз. Әниебез, гомерең бәхетле, бәхетең озын гомерле булсын!
Иң изге теләкләр генә теләп, балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың исеменнән Фәйзрахмановлар, Мәннановлар, Дәүлиевлар, Зариповлар гаиләләре.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/3243140/post115747816/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250