Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Мөнирә Гыйниятова: “Үз өемдә рәхәт”

Түбән Кенә авылында яшәүче Мөнирә Гыйниятовага 2 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Мөнирә апа иң элек туган колхозында хезмәт куя, Киров өлкәсендә торф чыгару эшендә катнаша. Соңрак тормыш иптәше Нәгыймулла белән Архангельск якларына чыгып китәләр. Ире үлгәч,1983 елда кире Түбән Кенәгә кайта. Бүгенге көндә ялгызы яши, кыш көннәрендә Казанда яшәүче кызы Рауза гаиләсенә китә, җәйләр җитү белән кабат туган авылына кайта Мөнирә апа. Туган ягым якын, һавасы ук икенче, шуңа да балаларымда никадәр генә кадер-хөрмәт булса да, үз өемдә рәхәт, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250