Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

МӘСХҮТ МӘХМҮТ улы ГАРИПОВ шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге башлыгы булып эшләүче МӘСХҮТ МӘХМҮТ улы ГАРИПОВ шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Мәсхүт Мәхмүтович! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез хезмәт юлыгызны авыл хуҗалыгы белән бәйләдегез. Авыл хуҗалыгының игенчелек тармагын бөтен тирәнлеге белән белүегез, хезмәт сөючәнлегегез, кешеләрне аңлый һәм үз итә белүегез нәтиҗәсендә әлеге тармакны үстерүдә үзегездән саллы өлеш керттегез. Оста оештыручы, гел яңалыкка омтылучы белгеч, кыенлыклардан туктап кал-мый торган, перспективалы фикер йөртә белүче җитәкче буларак ихтирам яуладыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын-озак игелекле гомер, киләчәктә үтәсе елларыгызга һәм юлларыгызга яктылык, күңелегездә йөрткән барлык изге теләкләрегезнең һәм хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Яраткан балаларыгызның таянычы, тормыш иптәшегезнең кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып, озын-озак гомер яшәргә насыйп булсын.
Олы ихтирам белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы.
Фото: http://www.samarabuket.ru/?p=4044

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250