Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Наил Гыйләҗевның сыйныфташлары арасында да абруе зур

Без 1973 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамладык. Бик шук идек, дус та идек, иң көчле сыйныф та булдык.

Арабызда үзенең белеме, тырышлыгы, фикерләү сәләте белән аерылып торучылар да бар иде, андыйларга укучыларыбыз зур өметләр баглады, шуларның берсе сыйныфташ егетебез Наил иде. Ул да тормышта нәкъ башкалар кебек фәкать үз тырышлыгы белән үз юлын тапты, югары белем алды, баш инженердан башлаган хезмәт юлы аны югары үрләргә күтәрде, "Балтач Агрохимсервисы"н җитәкләвенә дә быел 30 ел булды, 28 яшендә ул инде җитәкче постын били иде. Сыйныфташлар күп бит, җитәкче булганы өчен искә алалар, дияр кайберәүләр, һич алай түгел.

Наилебезнең 10 декабрь көнне олуг юбилее, аңа 60 яшь. Ул 6 билгесе куярлык тормыш юлы үтте, ә безне иң сөендергәне: ул әле дә үз сыйныфташын якын туганыдай күрә, безгә һәр биш ел саен очрашулар оештыра, инде 60 яшьлек кызлар-егетләр туган мәктәбебезгә җыелып, 20-30-35-40 елдан соң очрашып, укучы балаларга әйләнәбез. Аерылып та өлгермибез, алдагы очрашуны көтә башлыйбыз, истәлек фотоларын чагыштырып карыйбыз. Ул укытучыларыбызның да, сыйныфташларыбызның да һәрвакыт тормыш хәле белән кызыксына, шатлыгына сөенә, кайгы-хәсрәт килсә, иң беренче ул килеп җитә, көченнән килгәнчә ярдәм итә. Үзе бик тә гади, тыйнак, мактаганны да яратмый, ләкин һәркайсыбызның, шулай ук укытучыларның да йөрәк түрендә аңа карата рәхмәт хисләре җитәрлек.
Наил Рәүф улы туган авылы Яңгулның, мәктәпнең дә патриоты, олы киңәшчесе, ярдәмчесе, спорт белән берлектә барлык чаралар да да актив катнашуын, район Советы депутаты буларак эшлекле сыйфатларын,тарихларны барлап чыгарылган китапларга керткән бихисап хезмәтен күреп сөенәбез. Хөкүмәт биргән бүләкләрен күреп горурланабыз. Андыйлар, бар яктан да үрнәк кешеләр сирәк туа, шуңа да без Яңгул мәктәбендә укыган шушындый сыйныфташыбыз булуына чиксез шатланабыз.

Кыя тауның очларына менеп,
Оя кора бары бөркетләр.
Ил күтәрер йөкне иңдә йөртә
Сезнең кебек тырыш егетләр.

Яшәү - мизгел, ә бит шул мизгелне
Яшәр өчен кирәк сабырлык.
Сезнең гомер күпләр өчен өлге,
Уйлап баксаң хәйран калырлык.

Үлчәнмәмгән Сездә рухи ныклык,
Ташып тора җанда егәрлек.
Бирсен Раббым Сезгә ныклы саулык,
Гомер тауларына менәрлек.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, сыйныфташларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250