Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әни җирдә иң кирәкле кеше

Әни, диеп, биш балам килеп, нәни куллары белән кочаклап алганда, мин иң бәхетле әни бит, ди Гөлназ.

Әниләр бәйрәме. Өйдә чыр-чу килгән балалар тавышы. Әле уйныйлар, әле елашып алалар. Әти-әни өчен шушы тавышны ишетүдән дә, сабыйларын куеннарына алып яратудан да зур бәхет бармы икән?! Әлбәттә, юк! Гөлназ өч бала көткәнен ишеткән көннең истәлекләре белән бүлешкәндә хәтта үземә каз тәне чыкты. “Иремнең зур теләге иде ул – биш балабыз булу. Алар гаиләдә өч бала, без дә шулай ук. Шулай да өч игезәк икәнен ишетү шок хәлендә калдырды безне. Табиб УЗИдан караганда кат-кат карады, өчесен күргәч, тагын юкмы икән дип тә тикшерде әле. Һәм шулай ук өчне күтәрү бик авыр булачак, уйлашып бетерегез, дип тә өстәде”.

“Илнарга бу хәбәрне җиткергәч, ул Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бәхет итеп кабул итик. Һәрбер бала үз ризыгы белән туа. Без бала җанын кыярга тиеш түгел. Ничек булсалар да без үтәсе тормыш юлы, алып кайтыйк”, диде. Мин аңа күп вакыт каршы килмим. Аллаһыга шөкер, ул үзе дә һәрвакыт минем фикеремә колак сала. Бергә-бергә киңәшләшкәч, алып кайтырга тәвәккәлләдек. Әти-әнием безне бик туганчылыклы итеп тәрбияләгән, шуңа да бу сөенечле дә, шаккатыргыч хәбәрне башта апайлар белән бүлештек. Аннан абый белән әти белде. Ул хәтта сөенеченнән биеп тә җибәргән. Әй, алып кайтачак ул аны, бу бит зур бәхет, дип әти ышанып шул вакытта ук әйтеп куйган. Әнигә авыр булмасын дип телефоннан әйтүне яхшысынмадым, чөнки ул бөтен әйберне күңеленә бик якын ала, бик бала җанлы ул безнең. Бөтен гомерен безгә багышлады, бервакытта да үзе өчен яшәмәде, хәзер инде оныклар дип яши. Төп йортта абыйның балаларын сөеп, карашып, гөрләшеп, бәхетле картлык кичерәләр. Алай да без кайтып җиткәнче әни белгән иде инде. Һай балам, җаным, зур эшләрең бар икән бит әле, дип кочаклап алды ул мине.

Йөклелек чорын бик авыр кичердем дип әйтә алмыйм. Өйдәгеләрем бик саклады. Илнар өч бала көтүемне белүгә бөтен эштән азат итте. Аллаһның рәхмәте белән 2019 елның 3 июнендә улларыбыз туды. Гадәттә, игезәкләрнең авырлыклары тулып бетми бит, шөкер, безнең берсе – 2140 грамм, икенчесе – 2230 грамм, өченчесе 2350 грамм иделәр. Йөклелек чорында да, балаларны тапкач та юлымда гел ярдәмчел, мәрхәмәтле генә кешеләр очрап торды, шунысына шөкер итәм”.

Төп йортта яшәүче яшь гаиләнең һәрбер эштәге төп ярдәмчеләре – ул нәнәләре Тәнзилә апа. Ул үзе дә өч балага гомер бүләк иткән әни. Моңарчы картайдым инде дип йөрсә дә, малайлар тугач алар белән ул да яшәреп киткән. Оныклары белән мәш килеп, балаларының тигез, матур тормыш итүләрен теләп яши.

Үзе биш бала әнисе булган Гөлназ булачак әниләргә: “Бала көткәндә үзеңне түгел, карыныңдагы балаларны уйларга кирәк. Фигурам ничек калыр дип түгел, балаларымның унике саны сау-сәламәт булсын дип уйлап теләк теләргә кирәк”, дигән теләкләрен ирештерде.

– Илнарыма, нәнәбезгә, әти-әниемә, апаем белән абыема һәм аларның гаиләләренә, балаларыбызны үстерешергә булышкан Гөлшат апа Шәрәфетдиновага, район үзәк хастаханәсенә һәм табибә Ильмира Мәҗитовага бик зур рәхмәт. 58 көн мин игезәкләр белән Казанда хастаханәдә ятканда нәнә өйдәге бөтен эшләрне тәртипләп, балаларны тәрбияләп торды. Ул яктан минем күңелем тыныч иде. Ирем дә яхшы булмаса, мин мондый кадер-хөрмәттә яшәмәс идем. Ул миңа Аллаһның бүләге дип шөкер итәм һәм барлык гаиләләргә дә бер-берсен ишетеп, аңлап, хөрмәт итеп яшәүләрен телим. Тормышта очраган авырлыклар вакытында да уртак фикергә килеп, һәрчак бергә булырга кирәк.

Аллаһы Тәгаләгә зур рәхмәт, ул миңа әни булу бәхетен бирде, дип шөкер итә Гөлназ. Бүгенге көнемнән мин бик канәгать. Тормышыбыз гөрләп бара, кечкенә улларыбыз йөгереп йөри. Иң зур куаныч – өебез балалар тавышыннан яңгырап тора. Мин көләм инде, иртән һәм кич бездә Чепья базары, – дип. Ә көндезен өйдә тынлык урнаша, олы балалар Назилә белән Ильяс мәктәпкә китәләр, ә төпчекләре Мөхәммәд, Ибраһим, Сөләйман ике ай инде Куныр балалар бакчасына йөриләр.

Кечкенәдән эшләп үскән Гөлназ белән Илнар бүгенге көннәрен дә хезмәт белән үткәрәләр. Илнар нәсел эшен дәвам итеп умарта тота, ә Гөлназ аңа һәрчак ярдәм итә. Авылның төрле почмагыннан күренеп торучы зур, мәһабәт йортта киләчәктә дә бары тик шатлыклы тавышлар гына яңгырап торсын. Тәнзилә апа балалар, оныклар янәшәсендә бәхетле картлык кичереп, яшьләрнең тигезлегенә сөенеп яшәсен. Гөлназ белән Илнар Аллаһыдан сорап алган биш бала – биш җимешләренә сөенеп, аларның кадер-хөрмәтен күреп гомер итсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: энилэр коне