Хезмәт

Әниебез ФӘЙРҮЗӘ ГАБДУЛЛАҖАН кызы ГАЛИМҖАНОВАның 55 яшьлек юбилее

Борнак авылында яшәүче кадерле әниебез ФӘЙРҮЗӘ ГАБДУЛЛАҖАН кызы ГАЛИМҖАНОВАның 4 февральдә 55 яшьлек юбилее иде.

Кадерле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен олы җанлы, киң күңелле җылы кояшыбыз, киңәшчебез. Сиңа балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, өебезнең нуры булып,
әтиебез белән бергә исәнлектә, кайгы-хәсрәтсез гомер итүеңне телибез.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Рәхмәтләрнең сиңа олысы.
Бүгенгәчә тоеп яшибез без
Синнән күчкән йөрәк җылысын.
Иң изге теләкләр теләп, әтиебез Салих, балаларың Алия-Нияз, Айдар-Алинә, оныкларың Муса, Әдилә, Азалия, Аяз, кода-кодагыйларың да кушыла.http://smexkartinka.ru/uploads/posts/2016-01/1453921061_buket-69.jpg

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: