Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әниебез ФӘЙРҮЗӘ ИЛДУС кызы КОРБАНГАЛИЕВАның 22 ноябрьдә олуг бәйрәме, юбилее

Балтачта яшәүче әниебез ФӘЙРҮЗӘ ИЛДУС кызы КОРБАНГАЛИЕВАның 22 ноябрьдә олуг бәйрәме, юбилее.

Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юк. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә иңне-иңгә куеп гомер итүегезне телибез.
Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Иң изге теләкләр белән кызың Ландыш, киявең Азат, оныгың Алмаз. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Фото: http://www.ats-volga.ru/uslugi/yubilej/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250