Сосна авылында яшәүче әниебез ГАДЕНИЯ ХУҖӘХМӘТ кызы НӘҖИПОВАның 31 июльдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Туар таңнар сиңа сәламәтлекнең ныгын, гомернең иң озынын, шатлык-куанычларның иң зурысын алып килсен. Алдагы тормышыңда да якыннарыңның җан җылысын тоеп, балаларыңның игелеген күреп, оныклар куанычына төренеп, әтиебез белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын.
Теләкләрнең телибез без изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурысын.
Бәхетләрнең көтмәгәндә генә
Килә торганнарын - нурлысын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фаил, улың Фәнил, кызың Гөлүсә-Азат, оныгың Илсинә, кода-кодагыйларың.
Фото: http://flor-elena.narod.ru/9.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев