Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әниебез ГӨЛЗАДА ӘХӘТОВАның истәлекле гомер бәйрәме

Норма авылында яшәүче сөекле әниебез ГӨЛЗАДА НУРУЛЛА кызы ӘХӘТОВА 24 март көнне үзенең истәлекле гомер бәйрәмен - 55 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә атачак алсу таңнар сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез көннәр алып килсен. Газиз балаларыңның игелеген күреп, яраткан оныгыңны сөеп, әтиебез белән тигезлектә, муллыкта озак яшәвеңне телибез.

Бәйрәмең белән котлыйбыз,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Шатлыклар иңеп кенә.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Габделхәй, улларың Нияз, Айнур, киленең Альфира, оныгың Әдел.
Фото: zabuketom-nn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250