Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әниебез ӘЛФИЯ ГАЛИМУЛЛА кызы ХӘБИБУЛЛИНА 1 сентябрь көнне олы юбилеен — 60 яшь тулган көнен билгеләп үтә

Чутай авылында гомер кичерүче киң күңелле, олы йөрәкле әниебез ӘЛФИЯ ГАЛИМУЛЛА кызы ХӘБИБУЛЛИНА 1 сентябрь көнне олы юбилеен - 60 яшь тулган көнен билгеләп үтә.

Кадерле әниебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Мәктәпне бетергәннән лаеклы ялга чыкканчы гомерең авыр хезмәттә үтте - фермада сыерлар саудың. Безне дә намуслы хезмәт белән яшәргә өйрәттең. Туганчылыклы, игътибарлы, гаилә җанлы, ярдәмчел булуың безгә яшәргә көч өсти. Синең белән тормышыбыз матур, өебез җылы, күңелләребез тыныч.
Әниебез! Син барында гына безнең бәхетебез тулы, яшәвебез мәгънәле. Гел шулай көр, шат күңелле булып, әти белән бергә беркайчан да пар канатларыгыз каерылмыйча, тигезлектә, муллыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озын-озак бәрәкәтле гомер кичереп, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән кызың Эльмира.
Фото: http://magnolia.maxi.by/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250