Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әниебез РЕЗЕДА ХАННАН кызы МИННЕМУЛЛИНАның гомер бәйрәме – 55 яшь тулган көне

12 декабрьдә - кояш нурлары ак карларны, пакъ җаннарны җылыткан күркәм көндә, Сосна авылында яшәүче кадерле кешебез - әниебез РЕЗЕДА ХАННАН кызы МИННЕМУЛЛИНАның гомер бәйрәме - 55 яшь тулган көне.

Кадерлебез, сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел. Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык бит синең, әниебез! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әти белән сезгә күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп, кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сезгә.
Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең кадер-хөрмәттә, шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа, әниебез! Бервакытта да, кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә сине кояш белән тиңлисебез килә. Чынлап та, сиңа күтәрелеп караган һәр кеше синең йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киң эшләреңнән файда ала. Ул гына да түгел, синнән бөркелгән җылылык нуры янәшәдәгеләрне үз яныңа җыя. Кулларың, нәрсәгә кагылмасың, шул гөлгә әверелә. Кадерле әниебез, синең уңганлыгыңа, киң күңеллелегеңә, тормыш тәҗрибәңә һәрчак сокланабыз һәм шул яктылыгың, җылылыгың, саулыгың һичкайчан сүрелмәсен, күңелеңдәге изгелегең беркайчан түгелмәсен дип телибез. Без сине бик яратабыз!
Тулы тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык-сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа һәр көндә.
Чын йөрәктән яздык бу юлларны,
Кабул итеп алчы, әниебез.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа, әтиебез!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рафик, балаларың Алсу-Фәрит, Айдар-Айзирәк, оныгың Амир, барлык туганнарың, якыннарың.
Фото: http://arsflower.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250