Хезмәт

Әниебез РУЗИЛӘ РАШИТ кызы ГАНИЕВАның 22 гыйнвар көнне күркәм бәйрәме, 50 яшьлек юбилее

Ор авылында яшәүче безнең иң кадерле яраткан кешебез, әниебез РУЗИЛӘ РАШИТ кызы ГАНИЕВАның 22 гыйнвар көнне күркәм бәйрәме, 50 яшьлек юбилее.

Кадерле, яраткан газиз әниебез! Күркәм юбилеең белән сине!
Бөтерелеп йомшак кар яугандыр
Син туасы гыйнвар таңында.
Шуңа күрә күңелең якты синең,
Шәфкать ята олы җаныңда.
Сөйкемле нур бизи, әни, күзләреңне,
Акыллы сүз тәмле телеңдә,
Кешеләргә гел яхшылык эшләп,
Бөтен яктан үрнәк үзең дә
Рәхмәт сиңа, әни, мең-мең рәхмәт,
Бүләк иттең якты дөньяны.
Шундый әни насыйп булды диеп
Искә алабыз көн дә Ходайны!
Сине яратып, туганнарың, кода-кодагыйларың исеменнән тормыш иптәшең Җәүдәт, балаларың Динар-Рәйсә, Ренат-Ралина, оныкларың Кәримә, Мәдинә.
Фото: http://tochka66.ru/store/26154/?pos=1322699

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: