Хезмәт

Әниебез ЗӨЛХИЯ ЗИННӘТУЛЛА кызы САТТАРОВАның 21 гыйнварда 75 яшьлек олы юбилее

Куныр авылында яшәүче әниебез ЗӨЛХИЯ ЗИННӘТУЛЛА кызы САТТАРОВАның 21 гыйнварда 75 яшьлек олы юбилее.

Кадерлебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Гомер юлларың озын булып, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк, әти белән бергә туган йортыбызның яме булып яшәргә язсын.
Кочагыңа синең сыймаслык та,
Йөрәгеңә, әнкәй, сыябыз.
Шуңа күрә, кайда булсак та,
Һәр урында җылың тоябыз.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардай якты, гөлдәй гүзәл,
Синең белән туган йорт ямьле.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыйларың.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/truskovalent/post301629306/

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: