Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

«Оҗмах дустым»

Яңгул авылында яшәүче Габделбәр Барыев 90 яшьлек олуг юбилеен пар канаты Нәзифә, табын тулы балалары, кияүләре, киленнәре, онык оныкчыклары белән каршы алды. Район һәм җирле җитәкчеләр дә юбилярны котларга зур бүләкләр белән килде.

Ачлык елларында дөньяга килгән Габделбәр 13 яшеннән үк колхозга эшкә чыга һәм 70 яшенә кадәр намус белән хезмәт итә. Урак уру, тегермән тарту, урак машинасында эшләү, ат җигү Габделбәр ага башкарган хезмәтләрнең берничәсе генә.
- Сугыш башланган вакытта мин ат җигеп Шәмәрдәнгә ашлык ташый идем. Атларны ашатырга дип 2 көлтә солы алып кайттым. Маллар жәл бит (тынлык)... менә шул ике көлтә солы минем язмышыма карап тап төшерде дә инде, - ди юбиляр авыр сулап.
Кара тап дигәннәре, Габделбәр абыйны колхоз атларына дип алган ике көлтә сопы өчен 1943нче елда кулга алалар. Ике ел төрмәдә утырып кайта. Яраткан бәндәсенә генә Ходай сынаулар җибәрә, үзе әйбәт кешене генә изге күңелле кешеләр белән очраштыра. Габделбәрнең яхшы кеше икәнен, нахакка утыртылганын аңлаган җитәкче аңа карата мәрхәмәтле була. 70 елдан артык вакыт узса да, төрмә җитәкчесен җылы хисләр белән искә ала Габделбәр ага. Тоткында чакта ул кухняда хезмәт итә. Мөмкинчелегеннән чыгып иптәшләренең тамагын да кайгырта. Әлмәт театрының халык артисты Әгъзам Галиуллин Габделбәр Барыевны «Оҗмах дустым» дип йөртә торган була. Юкка түгел.
- Тоткында бергә булалар алар. Габделбәр абый гына мине ач үлемнән коткарды дип кунакка килгән саен рәхмәтләр укый иде әтиебезгә - ди олы кызы.
- Әтиебез гомере буе аек карашлы, аек фикерле, хезмәт сөючән кеше булды. 62 ел иңне-иңгә куеп гомер иткән әниебез белән бер сүзгә килгәннәрен, безнең каршыда талашканнарын хәтерләмим. Әтиебез һәрчак сәламәт тормыш рәвеше алып барды. Бәлки озак яшәвенең сере дә шулдыр - дип апасы сүзләренә кушыла Нормада яшәүче Рузиләсе. Чыннан да, сабыр, олы йөрәкле, үтә дә итагатьле булулары йөзләренә чыккан. Биш балага гомер бүләк итеп, аларны да үз үрнәкләрендә тәрбияләгәннәр. Кияүләр-киленнәр дә үзләренә ошап килгән. Юбилей көнендә Габделбәр абыйдан бигрәк балаларның сөенечләре күзгә ташлана.
- Нинди бәхетле без?! Әтиебезгә бүген 90 яшь. Әниебез белән пар канат булып гомер кичерәләр. Балалары, онык-оныкчыклары яннарында. Моннан да зур бәхет була аламы? Киләчәктә дә пар канат булып, бәрәкәтле тормышта безгә терәк булып яшәргә язсын үзләренә, - ди төп йортта яшәүче Рифатның җәмәгате Фирдәүсә.
Рәсәй Президентының Котлау хатын, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм җирле җитәкчеләр бүләген зур рәхмәтләр белән кабул итеп алды юбиляр.
- Безне олылаганыгыз, онытмавыгыз үзе зур бүләк инде, балалар. Еллар тыныч булып, булган малларның куанычын күреп яшәргә язсын һәрбарчабызга, - дип кунакларны капка төбенә кадәр озата чыктылар Нәзифә апа белән Габделбәр абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250