Хезмәт

Ор авылында яшәүче кадерле әниебез НУРФИЯ ХӘБИБУЛЛИНАның 50 яшьлек юбилее

Ор авылында яшәүче кадерле әниебез НУРФИЯ СУФЬЯН кызы ХӘБИБУЛЛИНАның 3 майда 50 яшьлек юбилее.

Реклама

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Гомер сукмакларын узганда саулык-сәламәтлек, кояш нурларыдай озын гомер, бәхетле, якты, шатлык-сөенечле тулы көннәр, бәрәкәтле тормыш, җан тынычлыгы телибез. Әле тагын озак еллар әтиебез белән тигезлектә, муллыкта, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңны сөеп яшәргә насыйп булсын.

Рәхмәт сиңа, әни, озак яшә,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчәкләргә кояш ничек кирәк,
Син дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән әбиебез, әтиебез Азат, балаларың Булат-Алсу, Гөлшат, оныкларың Азамат, Айзат һәм кода-кодагыең.
Фото: otkritkin

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: