Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

«Озак яшәгәч...»

90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Сәйдә Әскәрова үзен котларга килүчеләрне изге теләкләр белән каршы алды. Камил акыл белән фикерләүче әбине күреп үзебез дә чиксез сөендек.

- Озак яшәгәч бик күпне күрдек инде. Колхозлашу, сугыш чорлары барысы да безнең баштан үтте. Тик сынмадык, сыгылмадык. Матур тормыш төзибез дип ак хыяллар белән яшәдек, - ди Шеңшеңәр авылының олы хөрмәткә лаек кешесе.
Һәм алар матур тормыш төзиләр дә. Ире Галимҗан белән берсеннән-берсе уңган-булган балалар үстереп, бүген шуларның кадер-хөрмәтендә гомер кичерә ул. Бүгенге муллыкны, рәхәт тормышны Галимҗан абый гына аз татып калган шул.


- Бабай белән 34 ел гомер иттек. Инде аннан башка 33 ел торам. Ирем бик яхшы кеше иде. Гомере буе колхозда шофер булып эшләде, соңгы елларда сәламәтлеге какшап, комбайнда эшләп лаеклы ялга чыкты, дип үтә бер җылылык белән сөйләде ул тормыш иптәше хакында.


Юбилярыбыз үзе дә төшеп калганнардан түгел. Тормышы белән таныштырганда хезмәт юлына артык тукталмаса да, балалары әниләренең тырыш хезмәте хакында тәфсилләп сөйләде:
- Әниебез заманында кыр корабын да үзенә буйсындырган кеше. Иң элек Үрнәктә техника серләренә төшенә. Анда да укулар тәмамлангач өенә кайта торган була. Бераз булса да өйдәгеләренә ярдәм итү була теләге. Укулар тәмамлангач, комбайнда эшли башлый. Туган колхозы өчен тырышып эшли ул, сынатмый, гел алдынгы урыннарда бара. Хезмәттәге кебек тормышта да матур итеп яши ул. Ире өчен пар канат, ныклы терәк, балаларына һәрчак олы йөрәкле әни булып гомер итә. Әнә шул олы йөрәк аша шатлыклар да , авырлыклар да күп уза. Әмма төпле фикерле Сәйдә Әскәрова авырлыкларны күңел түренә тирән яшереп, елар чакта да елмаерга көч табып яши. Менә шуның белән дә зур хөрмәткә лаек кеше ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250