Хезмәт

РАФИС РАФАЭЛЬ улы ГАРИПОВның 50 яшьлек юбилее

Шеңшеңәр авылында яшәүче кадерле әтиебез РАФИС РАФАЭЛЬ улы ГАРИПОВның 13 февральдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа рәхмәтләрнең иң зурысын, саулыкның ныгын, бәхетнең тулысын телибез. Син безнең кадерле әтиебез, син һәркем өчен кешелекле, намуслы, игелекле, мактаулы киңәшче. Алдагы тормышың җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Әниебез белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, пар канатлар булып, бездән-балаларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Син бит безнең яшәешнең яме,
Һәркайсыбыз өчен олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит безнең өчен бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән әниебез Гөлзада, балаларың Роберт, Рөстәм.
Фото: http://www.stranamam.ru/post/3006773/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: