РАУЗИТ НӘКЫЙП улының олы юбилее
Хөрмәтле хезмәттәшебез РАУЗИТ НӘКЫЙП улы!
Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Зөлфия белән Ходай биргән гомерегезне тазалыкта, саулыкта, балаларыгызның игелеген күреп үткәрергә язсын.
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
50 яшьлек гомер гомермени,
Яшә әйдә тагын иллене!
Сезгә бары тик сәламәтлек, тигез тормыш, матур киләчәк телибез.
Шеңшеңәр авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев