Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр

Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре көнендә шушы өлкәдә хезмәт куючылардан 4 кеше муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фәния ЙОСЫПОВА - «Наз» үзәге директоры урынбасары. Үзәк ачылган көннән алып хәзергәчә шушында, «Наз» хезмәтеннән файдаланучылар канәгать калырлык итеп эшне оештыруда тәҗрибәсе дә, осталыгы да җитәрлек. Гаиләдә бәхетле әни, ире белән 1 кыз, 2 малай үстерәләр.
Энҗе КОРБАНОВА - район социаль яклау бүлегендә 2003нче елдан. Бөрбаштан килеп эшли. Ире Илшат белән авылда үрнәк гаилә булып 2 бала үстерәләр. Югары белемле психолог. Бик күп гаиләләргә һәм балаларга авыр хәлдән чыгуга зур ярдәме тигән һәм тия.
Тәслимә ХӘСӘНОВА - өйгә йөреп хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр. Бүлектә 2005нче елдан. Аның ярдәменнән файдаланучы өлкәннәр аңа бик рәхмәтле һәм канәгать. Бу көннәрдә ул Балтачтагы 6 йортка килеп игелекле ярдәм күрсәтә. Үз өендә ире дә, 2 баласы да аңа бик рәхмәтле.
Фидәрис ХАҖИЕВ - Өч кызга әти, 2 оныгына бабай. «ГАЗель» автобусы белән «Наз»га ял итәргә килүчеләрне төрле урыннарга экскурсияләргә йөртә. Игътибарлы, миһербанлы булуы белән кешеләрдә үзәк, гомумән, бүлек турында яхшы фикер калдыруда өлеше зур.
Фото: http://astrakhanpost.ru/index.php/turkmeniya/itemlist/tag/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250