Гөлсинә ЗАКИРҖАНОВА - почта бүлекчәсендәге киоскта сезне һәрвакыт мөлаем, җылы каршылап, сораган товарыгызны төгәл, ачык җавап биреп сатып торучы бу хатынның бүлекчәдә эшли башлавына өч дистә елдан артып киткән инде. Аның өчен ел, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, муниципаль район башлыгыннан Рәхмәт хаты алу белән истәлекле булды.
Әлфия ӘҮХӘДИЕВА - инде 13 ел Балтач авылында хат ташучы булып эшли. Ул хезмәт күрсәткән урамнарда яшәүчеләр аннан бик канәгать. Аңа район башлыгының Рәхмәт хаты бирелүен ишеткәч тә бик урынлы, бик лаек ул моңа диделәр.
Рәсимә ФАТЫЙХОВА - «Маяк» колхозында озак еллар сыер савучы булып эшләп, 50 яшен тутырган көннәрдә район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Фото:http://forum.eksmo.ru/viewtopic.php?f=100&t=12486&start=50
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев