Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

РӘФЫЙК ГАЛИМУЛЛА улы ГАЛИЕВның 15нче июль көнне гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее

«Кызыл юл» комбайнчысы РӘФЫЙК ГАЛИМУЛЛА улы ГАЛИЕВның 15нче июль көнне гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Рәфыйк Галимулла улы! Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Без Сезне тырыш һәм намуслы хезмәтегез, гаделлегегез белән күңелләргә үтеп керүче, олы җанлы, тынгысыз йөрәкле, хезмәт вазыйфаларын төгәл үтәүче, һәрвакыт ярдәмчел кеше буларак беләбез. Сабыр һәм тыйнак, зирәк акыллы, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә, гади булып кала белүегез өчен ихтирам итәбез. Узган матур гомерегезнең дәвамы озын, сәламәт, күтәренке рухлы, үткәне кебек игелекле булсын. Эшегездән тәм табып, гаиләгездә бәхетле булып, балаларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Илүсә белән тигезлектә, иминлектә, муллыкта яшәргә язсын.

Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш, борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!

Гомер үтсен, әйдә, чәч агарсын,
Ә йөрәккә кырау төшмәсен.
Килер көннәрегезгә тик куаныч
Һәм шатлыклар гына өстәлсен.

Иң изге теләкләр белән «Кызыл юл» кооперативы коллективы.

Фото: http://www.hostinger.ru/oshibka_404

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250