Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Рәйсә Габдрахман кызы Әхмәтованың 65 яшьлек матур юбилее

Пыжмара авылында яшәүче кадерле әниебез Рәйсә Габдрахман кызы Әхмәтованың 65 яшьлек матур юбилее!

Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлап, ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Гомернең иң матур мизгеленә кереп барасың. Әйләнә-тирәңдә сине олылап, хөрмәт итеп, сөеп торган якын кешеләрең. Ә үзең һәрвакыттагыча акыллы, сабыр, эчкерсез, кешелекле. Син һәрбарчабыз өчен зур терәк, ярдәмче һәм киңәшче! Рәхмәт сиңа! Безне шулай һәрчак куандырып, җылы сүзең, тәмле сыең белән сөендереп, озын-озак еллар яшәсәк иде.

Яшә тоеп дөнья матурлыгын,
Якыннарың күңел җылысын.
Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа,
Бу бәхетнең ин-иң олысы.

Фото: svistanet.com


Ихтирам белән тормыш иптәшең Илсур, балаларың Азат, Фоат, Мәдинә, кияү-киленнәрең, оныкларың, туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250