Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Котлыйбыз

Сабантуйга бүләк

Сабантуй да бүләкләнүче райондашларыбыз

Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда зур казанышларга ирешүе өчен Балтач шәһәр җирлегеннән алты бала анасы Галиева Гөлнур Ришад кызы Татарстан Республикасының «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнде.

*     *     *

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектә казанышларга ирешүе өчен Балтач район Советының кадрлар һәм җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтшина Алсу Илдар кызы «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

*     *     *

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Маяк» җәмгыятенең баш икътисадчысы Вәлиев Радик Вазил улына, «Татарстан» җәмгыятенең машина йөртүчесе Хәкимов Фидаил Гарифҗан улына «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

*     *     *

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен «Труд» җәмгыяте сыер савучысы Щербаков Юрий Денисович Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Кадырова Миләүшә Нәфыйк кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен «Борнак» җәмгыяте тракторчысы Константинов Николай Валентинович Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.

*     *     *

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен «Смәел» җәмгыяте тракторчысы Гарифҗанов Рафил Мансур улына, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен тренер-укытучы Миннеханов Альберт Алимас улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты бирелде.

*     *     *

Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Смәел» җәмгыяте терлекчесе Хәбибуллина Әлфия Салих кызына, Тукай исемендәге җәмгыятьнең кадрлар буенча инспекторы, кассиры Нәбиева Гөлнур Габделбәр кызына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте белдерелде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен авыл хуҗалыгы хезмәт ветераны, күп еллар «Яңа тормыш» җәмгыятен җитәкләгән Сәйфетдинов Мәгъсүмҗан Равил улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Салавыч авыл җирлегеннән мәгариф өлкәсе хезмәт ветераны, Балтач муниципаль районының «Мактаулы гражданы» Сибәгатуллина Җәмилә Абдулла кызы, авыл хуҗалыгы хезмәт ветераны, күп еллар «Бөрбаш» җәмгыятен җитәкләгән Солтанов Рафис Фарадис улы «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнәләр.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге, милли традицияләрне саклауга һәм халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен Балтач муниципаль районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы, «Балтач авылара Үзәк китапханәсе» учреждениесе директоры Зарипова Резидә Мөдәрис кызы Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Дуслык» җәмгыяте шоферы Николаев Лев Петрович, «Активист» авыл хуҗалыгы кооперативының бозау караучысы Васильева Эльвира Николаевна Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Нәтиҗәле хезмәте, ат спортын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Сосна» җәмгыятенең ветеринария фельдшеры Таҗетдинов Рәнис Ринат улы Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз