Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сөекле әниебез ИЛҺАМИЯ СӘЯХӘТ кызы ЮНЫСОВАның 18 августта 50 яшьлек юбилее

Кариле авылында яшәүче сөекле әниебез ИЛҺАМИЯ СӘЯХӘТ кызы ЮНЫСОВАның 18 августта 50 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез бәхет-шатлыклар телибез. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтле сиңа, әнкәй. Без, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның яратуына, мәрхәмәтенә төренеп озын-озак яшәргә язсын сиңа.
Без бәхетле, әниебез, син булганга,
Балам, диеп езелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,
Бүген 50 яшең тулганда.
Иң изге теләкләр белән әниең, балаларың, кияү-киленең һәм оныкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың да кушыла.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/margaret60/post262489363/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250