Пыжмарада яшәүче сеңлебез ФӘРИДӘ РАШИТ кызы ФАЗЫЛОВАга 5 августта 50 яшь тула.
Кадерлебез! Сине юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Киләчәкнең алсу таңнары сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез, куанычлы көннәр алып килсен. Балаларыңның игелеген күреп, пар канатың Фаилең белән тигез, тату гомер итүеңне телибез.
Түземле дә, акыллы да булдың,
Синең белән туган сабырлык.
Кешелегең өчен башны иеп,
Күңелләрдә һәйкәл салырлык.
Шатлык-куанычлар юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен дә
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, апаларың һәм аларның гаиләләре.
Фото: http://melochi-jizni.ru/publ/91-1-0-1695
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев