Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Шода авылында яшәүче кодабыз ХӨРМӘТУЛЛА ЗАРИПОВның 55 яшьлек юбилее

Шода авылында яшәүче кадерле кодабыз ХӨРМӘТУЛЛА ГЫЙЛЬМУЛЛА улы ЗАРИПОВның 28 апрельдә 55 яшьлек юбилее.

Кода! Сине юбилеең уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез. Туган көнең күңелле, саулыгың ныклы, бәхетең гомерле булсын. Пар канатлы булып, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, кодагыебыз Рәйханә белән тормышның һәр мизгеленә сөенеп, ямь табып, бәрәкәтле гомер кичерүегезне телибез.

Юбилеең котлы булсын,
Саулык, шатлык, сөю мәңге булсын.
Уңыш өсләренә уңыш өстәп,
Туар елларда да тормышыңның
Бөтен ягы булсын түгәрәк.
Бергә-бергә шулай чөкердәшеп,
Гомер итик әле бергәләп.

Иң изге теләкләр белән Сарманнан кодаң Михаил, кодагыең Галина, кызың Энҗе, киявең Вадим, оныкларың Алеша, Алина.

Фото: oasis-city

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250