Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сосна авылында гомер итүче НАИЛӘ ГАБДЕЛФӘРТ кызы СИТДЫЙКОВАның 13 октябрь көнне 70 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, борчуларсыз, кайгыларсыз, бәрәкәтле, мул тормыш телибез.

Син җиңел тормыш эзләмәдең. Гомерең буе «Балтач сөт-май комбинаты»нда хезмәт куйдың. Син гадилегең, сабырлыгың, күңел сафлыгың аркасында хезмәттәшләрең дә хөрмәт иттеләр. Син гаиләбезнең дә иң кадерле кешесе. Еллар дәвамында туплаган тормыш тәҗрибәң, һәркемгә ярдәм итәргә әзер торуың туплаган тормыш тәҗрибәң, һәркемгә бездә соклану һәм ихтирам уята. Тормыш җилләре маңгаеңа сырлар өстәсә дә, күңел сафлыгың әле дә югалмаган. Алга таба да тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың белән бергә гомер кичерергә, бәхет-шатлыклардан торган бик күп иртәләрне таза-сау, шатлык белән каршыларга язсын.
Каршылыйбыз бүген синең
Көтеп алган гомер бәйрәмең.
Якыннарың җыела бүген яннарыңа
Өзеп сиңа чәчәк бәйләмен.
Матур таңда тугангадыр
Сафлык тулы синең күңелең.
Шатлык-куанычлар белән үтсен
Ходай язган барлык гомерең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Габдулла, балаларың Раилә-Рамил, Фирдәүс-Эльвира, оныкларың Данил, Азалия, Камилә, Сәйдәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250