Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ТАҺИР КӘРИМУЛЛА улы ХӘБИБУЛЛИНның 23 мартта 60 яшьлек юбилее

Балтач бистәсендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз һәм киявебез ТАҺИР КӘРИМУЛЛА улы ХӘБИБУЛЛИНның 23 мартта 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Син һәрвакыт безгә ныклы таяныч, олы терәк һәм зур киңәшче. Әниебез Саниягә ышанычлы ир, өрлектәй өч улыңа үрнәк әти икәнен беләбез. Көчле рухың, туры сүзең, ныклы холкың белән яшәү үрнәге булып торасың. Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы телибез, озак еллар әниебез белән тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызга сөенеп яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән әниебез, Тәлгать-Зилә, Тәүфыйк-Рамилә, Шамил, оныкларың Кәрим, Искәндәр, кода-кодагыйларың, Яңгулдан Габдрәүф, Ижаудан Салих-Зелфинур, Яңа Сапавычтан Габделбәровлар, Зиннәтуллиннар.
Фото: http://cvetikof.ru/bukety/page/11/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250