Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Тамчы да үзгәрмәгән

Шактый еллар китеп торып, редакциядә кабат эшли башлагач очраттым мин аны. Тамчы да үзгәрмәгән. Шул Илгиз. Сүз арасында мәзәк, кайчандыр булган кызыклы вакыйгаларны кыстырып сөйләшүенә кадәр шулай калган.

Заманында бер ишегалдында күршеләр булып яшәгән идек. Кайберәүләр кебек ямьсезләнеп, кеше көлдереп йөрмәделәр. Тормыш юлдашы Фәридә белән килешеп яшәделәр, сокланырлык матур парлар булдылар. Илгиз уллары Азатны бик карашты Фәридәгә, ишегалдында гел әтисе белән мәш килә иде малай. Күршеләр белән дә бик аралыштылар, кирәк вакытта гел ярдәмгә килделәр. Үз көчләре белән йорт җиткереп, Балтачның Каенлык урамына күчеп киткәч тә шундый булып калганнар. Күршеләре белән йөрешәләр, бер-берсеннән хөсетләнеп, ямьсезләнмиләр. Азат та үсеп җиткән егет булган инде. Кибернетика-математика буенча югары белем алган, армиядә хезмәт итеп кайткан. Хәзер әтисе җитәкләгән оешмада товарлар әйләнешен оештыручы.
Сүз башы редакция баскычында Илгизне очратуым иде бит. Белдерү китерүе икән. Дистә елдан артык инде районда оештырылган «Исток» ачык акционерлык җәмгыятен җитәкли директор. Бөтен районны аккумуляторлар белән тәэмин итеп торалар. Үзләренең кибетләре бар. Монда Әлфия Нурмөхәммәтова һәр килүчене ягымлы елмаеп каршы алыр, һәркемгә сораган әйберен табып бирергә ярдәм итәр. Аккумуляторларның барлык төре һәм һәр төрле техникага яраклы майлар, антифризлар, тосоллар һәм башкалар бар. Барысы да сыйфатлы, фирма товарны нигездә чит илләрдән кайтара, алардагы оешмалар белән туры элемтә урнаштырганнар. Илгиз җитәкләгән оешма Балтачны гына түгел, Саба, Кукмара, Арча, Теләче районнарын да хезмәтләндерә, күрше өлкәләрдән дә киләләр.
Айдар Шөгаепов, Ильяс Капитанов кебек хезмәткәрләрнең эшчәнлеге югары бәяләнә. Шушында ук аккумуляторларга техник карау да үткәрәләр. Улы Азат та үзенә ошаган, әти хуҗа әле дип кеше сыртына утыра торганнардан түгел. Киресенчә, кыен, җаваплы эшләргә алынырга тора һәм вазыйфасын җиренә җиткереп үти. Төгәллеккә, җаваплылыкка өйрәтүдә армиянең дә файдасы булгандыр. Азат диплом алып кайткач, әтисе бер дә юкка: «Солдатка барып кайт», - дип кистереп әйтмәде. Илгиз үзе дә кайчандыр солдат икмәген ашаган ир. Әфганстан җирләрендә хезмәт иткән. «Безнең частьта Балтачтан икәү генә иде. Тик дустымның гына гомере кыска булды. Әфган сугышында булу да үз эшен эшләде бугай», ди. Сүз Балтач егете мәрхүм Әхәт Салихов турында иде.
Моннан 28 ел элек кышкы бер көндә Саба кызы Фәридә белән тормыш корып яши башлаган Илгизнең бүгенгесе бик матур. Әле менә март аенда гына тормыш юлдашы Фәридәнең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннәр иде. Майның 12сендә аның үзенә дә түгәрәк дата - 50 яшь тулды. Тормыш юлдашы да, улы Азат та бик кайгырттылар, Илгиз хөрмәтенә зур бәйрәм мәҗлесе оештырдылар. Кайда диген әле. Нормада олы юл буенда күптән түгел генә ачылган «Раил» кафесында. Кафе хуҗасы Гөлфия Нәсыйхова һәм монда эшләүче берсеннән-берсе оста пешек-челәр, официанткалар өчен Николаевларның бу бәйрәме беренче сынау булды. Һәм алар аны бик уңышлы үттеләр. Илгизнең юбилейга кайткан хезмәттәшләре, дуслары, туганнары бәйрәм үткән залның бизәлешенә, андагы иркенлеккә, матурлыкка да соклануларын белдерделәр.
- Зур шәһәрдәге кафеларда әзерләнгән табыннан бер дә ким түгел, бик матур яшисез икән, - диде Илгизне олылап зур бүләкләр белән юбилейга килгән «Исток» кампаниясенең генераль директоры Нәгыйм Абдулганиев. Тантанада Илгиз Николаевка район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты да укып кителде.Илгизнең туган авылы Биктәштән дә, Фәридә ягыннан да кунаклар күп иде. Барысы да Илгиз белән Фәридәнең туганчылыклы, кешелекле булуларын ассызыклап бик матур теләкләр теләделәр. Бәйрәм һәркемнең күңелендә тирән эз калдырырлык матур үтте.
- Илгиземнең юбилеена «Раил» кафесын сайлап һич ялгышмаганбыз. Бик яхшы әзерләнгәннәр. Сез дә истәлекле көннәрегезне шунда үткәрсәгез отарсыз, - ди Фәридә ханым.
50 яшьлек олы юбилеена матур эшләр белән килгән Илгиз Николаев киләчәккә зур өметләр белән яши. Рәсәйдә танылып килүче «Исток» кампаниясенең үзе җитәкләгән филиалы эшчәнлеген тагын да киңәйтү, районыбыз кешеләрен бары тик яхшы сыйфатлы аккумуляторлар, фильтрлар, майлар һәм башкалар белән алга таба да шулай өзлексез тәэмин итү. «Исток» белән элемтәгә кергән бер генә кешенең дә алар хезмәтеннән зарланганы юк. Үзегез килеп сынап карагыз. Балтачның Норма ягында СМУ каршысындагы элеккеге «ПМК-2» базасында эшли ул. Үз чиратымда мин дә элеккеге күршем Илгиз Николаевны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйм, тормыш юлдашы Фәридә белән тигез, тыныч тормышта, улыгыз Азатның игелеген күреп, сәламәтлектә яшәгез.
Менә алар «Исток»лылар. Сулдан уңга: Азат һәм Илгиз Николаев, Нәгыйм Абдулганиев, Айдар Шөгаепов, Илнар Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250