Төзүчеләр көне уңаеннан, районның төзелеш оешмаларында эшләүче бертөркем алдынгылары Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:
Тәбрис КОРБАНГАЛИЕВ - оешма ачылган 2002нче елдан бирле «Водстрой»да экскаваторчы булып эшли. Бу оешма алынган һәр төзелештә эшне беренчеләрдән булып ул башлый. Намуслы хезмәте өчен шушындый бүләкләр алып кайтып хатыны Фәйрүзәне, балаларын (алар икәү) гел шатландырып тора.
Дания ГАРИФУЛЛИНА - РСУда, торак-коммуналь хуҗалыгында хисапчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Раил, улы Фәнил, килене Ләйсән һәм 2 оныклары белән бер өйдә матур, тату гомер итәләр. Дания әле дә хезмәттә. Соңгы 5 елда «Юмарт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтәге исәп-хисап эшләре өчен җаваплы.
Нурия МУРАТОВА - хисапчы булып инде 32 ел эшли. Ачылган көннән алып 2001 нче елдан «Стройсервис»та. Ире Әлфәт тә, улы Айдар да төзелештә. Әле менә яз аенда гына киленнәре Динара онык алып кайтып сөендергән иде үзләрен. Менә хәзер олы бүләккә лаек булган Нурия өчен куанышалар.
Дания СӘЛӘХЕТДИНОВА - 1996нчы елдан бирле район башкарма комитетында эшли. Соңгы елларда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегендә әйдәүче белгеч. Тормыш иптәше Гомәр белән бер ул, бер кыз үстереп башлы-күзле иткәннәр, инде өч оныклары бар.
Һидая ЗӘКИҖАНОВА - «Стройремтех» җәмгыятендә планлаштыру бүлеге инженеры. Төзелештә 1980нче елдан. Ире Энгель МДСУ-1дә алдынгы шофер. Үзләренә лаек булырдай 2 малай үстергәннәр. Хәзер 2 оныкларына үрнәк күрсәтәләр.
Министрлыкның Мактау таныклыгына өстәп бу алдынгыларның һәркайсына премияләр дә бирелде.
Фото: http://kartinki-cvetov.ru/buket-prazdnik.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев