Тәбрикләү сүзе
Кадерле райондашлар! Ватан-Ана алдында хәрби бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфганчы-интернационалистларыбыз, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләребез, ил сагында уяу торган патриотларыбыз һәм дә хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүчеләр! Һәммәгезне дә 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, гаиләләрегезгә иминлек, тормышыгызга бәрәкәт телим.
Туган ил, Ватан-Ана төшенчәсе үзенең әһәмиятен һичкайчан җуймый. Тарихи вакыйгаларга күз салган саен без моңа кат-кат инанабыз. Ата-бабаларыбызның соңгы тамчы каны Ватан өчен тамган, киләчәк буыннарның иминлеге, бәйсезлеге хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкән буын алар. Шуңа күрә, хәзерге яшьләр илебез азатлыгы өчен көрәшкән, Ватанны саклаган һәм бүгенге көндә армиядә изге бурычын үтәүче егетләргә хөрмәт белән карарга тиеш. Туган илебезгә карата булган патриотик хисләрне һәрбер яшь кешенең күңеленә сабый чактан ук сеңдерергә кирәк.
Хөрмәтле райондашлар! Янәдән барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Матбугат чаралары аша чит илләрдәге хәрби бәрелешләрне ишетеп-белеп торабыз, безнең илебезне андый вәхшәтләр читләтеп узсын иде. Дус, тату халык булып, ил-көннәребезнең иминлеген саклап, Рәсәй Кораллы Көчләрен районыбызның кыю, батыр, патриотик егетләре белән баетып, куанычлы көннәрдә балалар үстереп, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп, таза-сау яшәргә язсын.
Бәйрәмнәр котлы булсын!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 08:11Һәр ярыштан җиңү белән... Соңгы айларда узган шахмат ярышларының саны-сагышы юк. Яллар турында бөтенләй оныттылар, әмма аның каравы күпме җиңү, күпме уңыш яуланды.4600
-
6 март 2021 - 21:41Баланың чәчен кайчан алырга? Яңа туган баланың чәчен кайчан алырга кирәк икәнен беләсезме?20500
-
6 март 2021 - 20:11Кузьым кузёзэ шедьтӥз Кылем арын Быдӟым Вормонлэн 75 аръем юбилеезлы сӥзьыса ёрос газет сочинениосъя конкурс ялэм вал.9100
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар13900
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.55600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика