Әтиебез ФАИЛ НОТФУЛЛА улы ГАРИПОВка 12 декабрь көнне 50 яшь тула
Нөнәгәр авылында яшәүче кадерле әтиебез ФАИЛ НОТФУЛЛА улы ГАРИПОВка 12 декабрь көнне 50 яшь тула.
Кадерлебез! Сине юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Син гаиләбезнең олы терәге, тырыш, тыйнак, сабыр, изге күңелле кеше. Шуңа сине һәркем хөрмәт итә. Ходай сиңа нык сәламәтлек, тигез озын гомер, балалар игелеге, оныклар шатлыгы насыйп итсен.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы җиле ишек какмасын.
Ходай сине бары безнең өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Әниебез Илүзә, балаларың Әнис, Гөлшат.
Фото: http://dostavka-cveti.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев