Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әтиебез ГАЗИМҖАН ФАЗЫЛҖАН улы ФАЗЫЛҖАНОВка 27 ноябрь көнне 75 яшь тула.

Смәел авылында яшәүче кадерле әтиебез ГАЗИМҖАН ФАЗЫЛҖАН улы ФАЗЫЛҖАНОВка 27 ноябрь көнне 75 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Сине ташламасын, әти, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән әниебез Бибениса, улларың Рифат-Нурфия, Ринат-Гөлсияр, кызың Ләйсән-Раил һәм оныкларың.
Фото: http://dombyt.blogspot.ru/2014/03/10-8.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250