Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әтиебез ИЛҺАМ МАРС улы ФАЗЛЫЕВның 23 июльдә 50 яшьлек юбилее

Яңгул авылында яшәүче, гомер юлын якты өлге итеп алырлык меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез ИЛҺАМ МАРС улы ФАЗЛЫЕВның 23 июльдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине туган көнең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, бәхет-шатлык телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Сине яратып, бабабыз Марс, әбиебез Әнвәр, әниебез Фатыйма, балаларың Гөлшаһидә, Искәндәр, Илгизәр һәм абыең Ирек гаиләсе.
Фото: http://www.klintsy.ru/holidays1/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250