Хезмәт

Әтиебез ИЛФАК МӨХӘММӘДИЯР улы КӘРИМОВның 23 июль көнне 60 яшьлек юбилее иде

Соснада яшәүче әтиебез ИЛФАК МӨХӘММӘДИЯР улы КӘРИМОВның 23 июль көнне 60 яшьлек юбилее иде.

Кадерлебез! Сине күркәм гомер бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әни белән тигезлектә, бәхетле хәерле гомер кичерүегезне телибез.
Ходай ярдәменнән ташламасын,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, гаилә тигезлеге
Насыйп булсын сезгә картлыкта.
Иң изге теләкләр белән әниебез Тәгъзимә, балаларың Рим-Гүзәл, Фәнис-Рамилә, Ирек-Раилә, оныкларың Зөһрә, Азат,Алмаз, Әлфис, Әдилә, Динияр, Әдел.
Фото: http://mimi-gallery.com/s-dnem-rojdeniya-60-let-mujchine-otkrytka?p=1

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: